Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил узган елдагы эшчәнлегенә хисап тотты

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе, 14:49

Татарстанда мәктәпләрдә унынчы сыйныфлар җитәрлек булуын кайгыртырга кирәк. Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының сигезенче утырышында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина узган елгы эшчәнлегенә хисап чыгышында шулай дип белдерде.

Ул урта гомуми белем Россиядә бушлай булуын искәртте. «Мәгариф һәм фән министлыгына, муниципаль берәмлек башлыклары белән берлектә, ел саен унынчы сыйныфлар җитәрлек булуын кайгыртырга кирәк. Профильле юнәлештә генә түгел, универсаль сыйныфлар да», — диде.

Гүзәл Удачина узган елда ата-аналардан килгән күпчелек шикаятьләр беренче һәм унынчы сыйныфларга кабул итү белән бәйле булганын әйтте. Беренче сыйныфка кабул итү белән бәйле күпчелек сораулар хәл ителгәнен билгеләп узды. «Мондый фактларны киметү өчен, беренче сыйныфка кабул итү тәртибен көйләү буенча өстәмә чаралар кирәк. Шул исәптән, республика күләмендә баланы беренче сыйныфка кертү турында ата-аналарның электрон гариза бирүен оештыру мөһим», — диде ул.

Гүзәл Удачина 9,10 сыйныфларга кабул итү мәсьәләсе дә актуаль булуын искәртте. «Кайбер мәктәп администрацияләрендә эшчәнлек закон таләпләренә туры килмәве ачыкланды, алар балаларны унынчы сыйныфка алу мәсьәләсендә законсыз кире кагырлык шартлар тудырган. Барлык мөрәҗәгатьләр уңай хәл ителде», — диде.

Ата-аналардан мәгариф өлкәсе белән бәйле һәр бишенче мөрәҗәгать мәктәпләрдә конфликтлы хәлләргә кагылышлы булган.

Гүзәл Удачина гаиләләр таркалу мәсьәләсенә дә тукталып узды.

 «Ир белән хатын аерылышкач, балаларны тәрбияләү турында аңлашылмаучанлыклар киңкүләм характер алды. Әти-әнисенең аерылышу процессының төп корбаннары — балалар», — диде ул.

Удачина сүзләренчә, гаилә низаглары буенча мөрәҗәгатьләрнең 40 проценты, ир белән хатын аерым яши башлагач, баланың яшәү урынын, аралашу тәртибен билгеләүгә кагылышлы булган. Бу, 2018 елга караганда, 28 процентка күбрәк.

Ул 2019 елда 11 мең 588 бала әти-әнисенең аерылышуын кичергәнен әйтте. 1 меңләп баланың әти-әнисе, баланың кайда яшәве мәсьәләсендә үзара килешә алмыйча, судка мөрәҗәгать юллаган. «Баланың яшәү урынын билгеләү буенча күпчелек суд карарлары ата-аналар тарафыннан үтәлмәгән. Башкарма производстволар кузгатылган. Баланың кайда яшәве белән бәйле мәсьәлә катлаулана, ә бу балага психик зыян сала», — диде Гүзәл Удачина.

Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил суд приставлары, опека органнары, балигъ булмаганнар эшләре буенча муниципаль комиссияләрнең мондый ситуацияләргә чарасын күрүләрен сорады. Ул республикада аерылышу алдында торган гаиләләр өчен ярдәм күрсәтерлек гаилә консультацияләре челтәрен булдыру кирәк дип саный.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International