Дәүләт Советының уникенче утырышы ачылды

2025 елның 19 сентябре, җомга, 14:21

Бүген сәгать икедә җиденче чакырылыш Дәүләт Советының уникенче утырышы ачылды. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә Татарстан Республикасы Премьер-министры һәм аның урынбасарлары кандидатураларын килештерү булачак.

Татарстан Республикасы Конституциясе нигезендә Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Рәисе тәкъдим иткән Татарстан Республикасы Премьер-министры һәм урынбасарлары кандидатурасын килештерә.

Дәүләт Советы сайтында, RuTube видеохостингында, парламентның «Вконтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрендәге рәсми аккаунтларында утырыш турыдан-туры трансляцияләнә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International