Мидхәт Шаһиәхмәтов кандидатурасы республика Премьер-министры урынбасары – икътисад министры вазыйфасына килештерелде

2025 елның 19 сентябре, җомга, 15:57

Мидхәт Шаһиәхмәтов кандидатурасы республика Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры вазыйфасына билгеләнү өчен килештерелде. Мондый карар бүген Дәүләт Советы утырышында кабул ителде.

Парламент утырышында кандидатураны ТР Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте.

«Аның комплекслы һәм системалы фикерләү белән финанс-икътисадый эшчәнлектә бай тәҗрибәсе бар, – дип басым ясады Алексей Песошин. – Катлаулы шартларда Татарстанда социаль-икътисадый үсешнең уңай динамикасы дәвам итә. Республика төп макроикътисадый күрсәткечләр буенча Россия Федерациясе төбәкләре арасында алдынгы урыннарны саклап кала».

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, республиканың баланслы социаль-икътисадый үсешен тәэмин итү өчен икътисадның реаль секторын комплекслы үстерүне һәм регулятор мохитне алга таба камилләштерүне дәвам итү мөһим.

«Республика дәүләт хакимияте башкарма органнарының илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча эшчәнлеген координацияләү һәм Татарстанның технологик лидерлыгын формалаштыру өчен инновацион һәм фәнни потенциалдан файдалану аерым игътибар таләп итә», – дип басым ясады Алексей Песошин.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International