Васил Шәйхразиев кандидатурасы республика Премьер-министры урынбасары вазыйфасына килештерелде

2025 елның 19 сентябре, җомга, 15:58

Бүген Дәүләт Советы утырышында парламентарийлар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән Васил Шәйхразиев кандидатурасын килештерделәр. Вазыйфаны биләүгә кандидатны ТР Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте.

Алексей Песошин сүзләренә караганда, Васил Габтелгаяз улы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары булып эшләү кысаларында 2014 елдан милләтара һәм конфессияара мәсьәләләр, шулай ук дәүләт телләре турындагы Татарстан Республикасы законнарын гамәлгә ашыру һәм милли иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре белән җитәкчелек итә.

«2017 елда Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында Васил Габтелгаяз улы Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура»  милли советы рәисе итеп сайланды, – дип белдерде Алексей Песошин. – Бөтендөнья татар конгрессы чит илләрдә ватандашлар мәнфәгатьләрен алга сөрүдә мөһим инструментларының берсе булып тора».

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Васил Шәйхразиев эшчәнлеге нәтиҗәсендә дәүләт, иҗтимагый һәм дини структураларның конструктив хезмәттәшлеге җайга салынган, бу, үз чиратында, республикага Россиянең социаль яктан тотрыклы субъектларының берсе булып калырга мөмкинлек бирә.

"Васил Габтелгаяз улы республикада һәм аннан читтә дә абруйлы һәм нәтиҗәле җитәкче булып тора", – диде ТР Премьер-министры.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International