Равил Әхмәтшин кандидатурасы республика Премьер-министры урынбасары вазыйфасына килештерелде

2025 елның 19 сентябре, җомга, 16:01

Бүген Дәүләт Советы утырышында парламентарийлар Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан тәкъдим ителгән Равил Әхмәтшин кандидатурасын килештерделәр.  Вазыйфаны биләүгә кандидатны ТР Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте.

«Бу вазыйфага беренче тапкыр Равил Кәлимулла улы 2013 елның октябрендә билгеләнде, – дип ассызыклады ТР Премьер-министры. – Россия Федерациясендә Тулы вәкаләтле вәкил булып эшләгән елларында Равил Кәлимулла улы Татарстан Республикасының имиджын күтәрүгә һәм Россия һәм халыкара дәрәҗәдә икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси потенциалын ныгытуга зур өлеш кертте».

Алексей Песошин сүзләренә караганда, Равил Әхмәтшин җитәкчелегендәге вәкиллек Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсе федераль хакимият органнары белән нәтиҗәле хезмәттәшлеген тәэмин итә.

«Равил Кәлимулла улы хәрбиләргә ярдәм итүгә зур игътибар бирә. Күп тапкырлар хәрби хәрәкәтләр зонасына гуманитар йөкләр илтеп кайтты, – дип ассызыклады Алексей Песошин. – Чит дәүләтләрнең һәм Россия төбәкләренең дипломатик корпусы вәкилләре белән хезмәттәшлекне киңәйтү һәм ныгыту мәсьәләләре буенча күпсанлы нәтиҗәле очрашулар уздырыла».

Алексей Песошин әйтүенчә, Равил Әхмәтшин традицияләрне, тарихи хәтерне һәм мәдәни мирасны саклау, милләтара һәм конфессияара диалогны үстерү, патриотик тәрбия мәсьәләләренә аерым игътибар бирә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International