Фәрит Мөхәммәтшин беренче Бөтендөнья иҗтимагый ассамблеядә катнашучыларны сәламләде

2025 елның 20 сентябре, шимбә, 13:15

Бүген Мәскәүдә беренче Бөтендөнья иҗтимагый ассамблеясе ачылды. БМО карары буенча 21 сентябрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара тынычлык көненә багышланган масштаблы форум уздыру инициативасы белән Дөнья халыклары ассамблеясе чыккан иде. Парламент депутатлары һәм республиканың күпмилләтле хәрәкәте активы исеменнән кунакларны һәм форумның мәдәниятара диалог мәсьәләләренә багышланган секцияләренең берсендә катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Дәүләт Советы депутаты, Татарстан халыклары ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин Татарстан парламенты җитәкчесенең сәламләү сүзләрен ирештерде, ул бу көннәрдә Мәскәүдә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кушуы буенча беренче Бөтендөнья иҗтимагый ассамблеясе кысаларында уздырыла торган «Алтай –дөнья цивилизацияләре тоташкан төбәк» темасына түгәрәк өстәл эшендә катнаша.

 «Мондый вәкиллекле форумны дөнья халыкларының бай рухи мирасын саклау инициативасы, Россия Федерациясенең күпмилләтле халкының уникаль мәдәни кодының роле һәм урыны турында дискуссияләр аша оештыру бик актуаль булып тора, – дип ассызыклаган Фәрит Мөхәммәтшин үзенең сәламләвендә. – Татарстанда мәдәниятара диалог буенча шактый тәҗрибә тупланган. Безнең республика төрки, славян һәм фин-угор халыкларын, ислам һәм христиан цивилизациясен  берләштерә. Без күршелек һәм мәдәни күптөрлелек, ышаныч һәм хөрмәт, бер-беребезнең ихтыяҗларын һәм мәнфәгатьләрен аңлау традицияләренең гасырлар тирәнлегеннән башлангыч алуы белән аеруча горурланабыз».

Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Татарстан күп милләтле илебезнең дистәләгән халыклары өчен туган йортка әйләнгән. «Болар барысы да сөйләм фигурасы түгел, ә бәлки сәяси-хокукый практиканың вакыт белән тикшерелгән констатациясе, социаль-психологик климатның мөһим өлеше, иҗтимагый үсешнең хәзерге этабының ышанычлы базасы, – ди Фәрит Мөхәммәтшин. – Уңайлы этникара фон –Татарстан халыклары арасында дуслык мөнәсәбәтләренең тарихи традициясе генә түгел. Хәзерге дөньяда бу дәүләт органнарының, җирле үзидарәнең, граждан җәмгыяте институтларының, академик һәм эксперт җәмәгатьчелегенең даими системалы эшчәнлеге предметы. Республикада Татарстан халыкларының мәдәниятен, телләрен, гореф-гадәтләрен үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган».

Парламент башлыгы беренче Бөтендөнья иҗтимагый ассамблеясендә катнашучыларга һәм кунакларга нәтиҗәле эш, эшлекле багланышларны һәм партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгытуны теләгән.

Беренче Бөтендөнья иҗтимагый ассамблеясе – масштаблы халыкара гуманитар форум, ул Мәскәүдә 20-21 сентябрьдә уза.

Форумга 150 дән артык илдән 4 меңнән артык катнашучы – иҗтимагый дипломатия лидерлары, гражданлык җәмгыяте вәкилләре, экспертлар һәм дәүләт эшлеклеләре җыелды. Ассамблеяның үзәк темасы «Аңлы бердәмлекнең яңа дөньясы».

Эшлекле программа 7 панель сессияне һәм төп юнәлешләре иҗтимагый дипломатия, гуманитар модернизация, яңа дөнья кыйммәтләре һәм рухи бердәмлек буенча 40 тан артык тематик мәйданчыкны үз эченә ала. Бөтендөнья иҗтимагый ассамблеясе кырларында югары уку йортлары ректорларының очрашуы һәм «Кешелеккә хезмәт иткән өчен» иҗтимагый танылу премиясен тапшыру мөһим вакыйга булачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International