Фәрит Мөхәммәтшин, шәхси хуҗалыклар авыл хуҗалыгы тармагы үсеше өчен яңа мөмкинлекләр ача, дип саный

2020 елның 13 марты, җомга, 15:37

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Кама районында авыл халкының эшчәнлек активлыгын арттыру мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә уздырды. Очрашуда 12 район һәм шул районнардан җыелган авыл җирлекләре башлыклары, шәхси хуҗалык һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, фермерлар ассоциациясе, кулланучылар җәмгыятьләре вәкиләре катнашты.

Семинар-киңәшмә кысаларында берничә "түгәрәк өстәл" уздыру каралган иде. Ул киңәшмәләрнең көн тәртибендә авыл территорияләрен үстерү, фермерларга һәм авыл эшмәкәрләренә дәүләт ярдәме күрсәтү сораулары булды. Бу юлы, мәсәлән, авыл хуҗалыгы ипотекасы темасы актуаль булып чыкты. "Түгәрәк өстәлләр"дә күтәрелгән барлык проблемалы сораулар, киләчәктә чишелеш табу максатында, Хөкүмәткә тапшырылачак", дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Пленар утырышта Кама аръягы зонасындагы фермерлар хуҗалыкларының эш йомгакларына анализ ясалды. "Мондый очрашуларның төп максаты - авылда яшәүчеләргә һәр яклап ярдәм күрсәтү, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Эшчәнлек активлыгын үстерү - катлаулы мәсьәлә. Авылда җитештерү артсын, тормыш барсын өчен әлеге мәсьәлә белән барлык министрлыклар һәм муниципалитетлар системалы шөгыльләнергә тиеш".

 Парламент җитәкчесе, фермерларны сәүдә базары белән тәэмин итү өчен, авыл хуҗалыгы кооперациясенә зур игътибар бирелүен искә төшерде. Бу бигрәк тә кечкенә кооперативларга кагыла, чөнки алар продукцияне турыдан-туры җитештерүчеләрдән сатып ала.

Киңәшмәдә Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Авыл хуҗалыгы министры Марат Җаббаров  авыл хуҗалыгы секторында эшмәкәрлекнең һәм кооперациянең әһәмияте турында сөйләделәр.

Киңәшмә йомгаклары турында сөйләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин муниципалитетларда авыл хуҗалыгы үсешенә комачаулый торган барлык ясалма киртәләрдән арынырга чакырды. "Булган мөмкинлекләрне, резервларны эшкә җигәргә кирәк, - диде ул. - Кешеләр хакимияткә мөрәҗәгать итәләр икән, димәк, киңәшләшеп эшләргә телиләр".

Фәрит Мөхәммәтшин республикада 50 социаль программа эшләп килүен белдерде. Район башлыклары, аның фикеренчә, бу программаларда катнашу өчен бөтен мөмкинлекләрдән файдаланырга тиеш. Алар исә авыл халкының тормышын тамырдан үзгәртүгә, тормыш сыйфатын бермә-бер яхшыртуга юнәлдерелгән. "Әлеге проектлар һәм илкүләм программалар авылларыбызның социаль йөзен нык үзгәртергә мөмкин, - диде парламент башлыгы. - Әгәр муниципаль район бер генә дә грант ала алмаган, бернинди программада катнашуга да гариза бирмәгән икән, тыныч кына эшкә йөреп буламыни?"

Киңәшмәдә ТАССРның 100 еллыгын, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын уздыруга кагылышлы сораулар да каралды.

Киңәшмә азагында Фәрит Мөхәммәтшин "Иң яхшы авыл җирлеге" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International