Юрий Камалтынов Бөгелмә районы башлыгы вазыйфасына Дамир Фәттахов кандидатурасын тәкъдим итте

2025 елның 22 сентябре, дүшәмбе, 17:20

Дамир Фәттахов Бөгелмә шәһәре мэры һәм район башлыгы итеп сайланды. Мондый карар бүген район һәм шәһәр советлары утырышларында кабул ителде. Сессия эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов катнашты.

"Мин республика Рәисе йөкләмәсен үтим һәм район башлыгы вазыйфасына Дамир Фәттахов кандидатурасын тәкъдим итәм. Сезнең барыгызның да өч-дүрт ай эчендә аның башкарма һәм вәкиллекле хакимият органнары эшендә башкарган эшчәнлеге белән танышу мөмкинлеге булгандыр дип уйлыйм. Бөгелмә халкы белән фикер алышкан грандиоз планнар яхшы, куәтле программа нигезенә салыначак, – дип  басым ясады Юрий Камалтынов муниципаль депутатларга һәм район активына мөрәҗәгать итеп.  Аның бэкграунды бик шәп. Бөгелмә район Советы депутатларын Дамир Фәттахов кандидатурасын хупларга чакырам".

Муниципаль депутатлар Дамир Фәттахов кандидатурасы өчен бертавыштан тавыш бирде.

Дамир Фәттахов депутатларга мөрәҗәгать итеп, район башлыгы вазыйфасына район халкының мәнфәгатьләрен яхшы аңлап баруын билгеләп үтте. Ул беренче чиратта шөгыльләнергә тиешле актуаль мәсьәләләрне билгеләде, бу – төзекләндерү, торак-коммуналь хуҗалык, иҗтимагый урыннар белән сыйфатлы идарә итү мәсьәләләре. "Идарәче компанияләр үз эшләрен намуслы һәм сыйфатлы итеп башкарырлык итеп эшләргә кирәк", – диде ул.

Көннең беренче яртысында шәһәр Советы сессиясендә Дамир Фәттахов Бөгелмә шәһәре мэры итеп сайланды һәм мэр антын бирде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International