Михаил Афанасьев Яшел Үзән районы башлыгы итеп сайланды

2025 елның 23 сентябре, сишәмбе, 14:40

Бүген Яшел Үзән  шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә Яшел Үзән  муниципаль районы депутатлар советының беренче сессиясе узды. Муниципаль депутатлар Михаил Афанасьевны Яшел Үзән районы башлыгы итеп яңа срокка сайладылар. Сессия эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева, предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашты.

Яшел Үзән районы башлыгы вазыйфасына Михаил Афанасьев кандидатурасын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән тәкъдим иткәндә, Марат Әхмәтов Яшел Үзәннең  Казанга якын урнашкан аерым муниципалитет булуына басым ясады. "Без барысын да аңлыйбыз: территориянең үсеше район, шәһәр яки республиканы җитәкләгән беренче заттан, аның абруеннан, тәҗрибәсеннән, халык белән эшли белүеннән тора, – дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе урынбасары. – Михаил Павлович район белән биш елдан артык уңышлы җитәкчелек итте. Әгәр минем тавыш бирергә хокукым булса, мин аның кандидатурасы өчен тавыш бирер идем".

Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Михаил Афанасьев район башлыгы итеп сайланды.

"Соңгы биш елда Яшел Үзән районы ышанычлы рәвештә үсеш юлында бара. Федераль һәм республика программаларында катнашып, республика җитәкчелеге һәм шәхсән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән мәктәпләр, балалар бакчалары, медицина учреждениеләре төзелде, масштаблы юл эшләре алып барыла, җәмәгать урыннары төзекләндерелә. Хөрмәтле депутатлар, нәкъ менә сез халык ихтыярын чагылдырасыз, чараларда, акцияләрдә катнашасыз, патриотик характердагы проектлар башлап җибәрәсез һәм халыкка ярдәм итәсез. Без яңа бишьеллык – «иҗади бишьеллык»ка керәбез, һәм мин сезнең битараф булмавыгызны,  ихлас һәм хезмәт сөючән булуыгызны телим», – дип ассызыклады Михаил Афанасьев.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International