Фәрит Мөхәммәтшин: "Татарстан өчен Кытай белән хезмәттәшлек өстенлекле юнәлеш булып тора"

2025 елның 26 сентябре, җомга, 19:02

Бүген Казанда Кытай Халык Республикасы оешуга 76 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды. Дәүләт Советы депутатлары, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге активы исеменнән Кытай халкын әлеге мөһим вакыйга белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Татарстан парламенты җитәкчесе Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы Сян Бо әфәнде адресына котлау телеграммасы юллады. Тантаналы чарада телеграмманы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов укыды.

«1949 елда Кытай тарафыннан сайлап алынган үзенчәлекле социализм төзү юлы сезнең Бөек дәүләтегезнең меңьеллык тарихында яңа сәхифә ачты, – дип басым ясый Фәрит Мөхәммәтшин котлау телеграммасында. – Бүген Кытайда яшәүчеләргә горурланырга нигез бар. Икътисадта һәм социаль өлкәдә моңарчы күрелмәгән үзгәрешләр, гаять зур инфраструктура проектлары, меңьеллык традицияләргә һәм уникаль мәдәнияткә таянып, тынычлыкны һәм иминлекне ныгытуның глобаль инициативалары Кытай Халык Республикасын XXI гасырның, һичшиксез, лидерына әверелдерде»

Татарстан парламенты башлыгы билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе һәм Кытай Халык Республикасы арасындагы киң колачлы тигез хокуклы ышанычлы партнерлык һәм стратегик хезмәттәшлек кысаларында Татарстан өчен Кытай белән аралашу туры элемтәләр кысаларында да, «халык дипломатиясе» күзлегеннән дә өстенлекле характерда булып тора.

«Татарстанның Кытай партнерлары белән хезмәттәшлегенә даими рәвештә югары дәрәҗәдә делегацияләр алмашу, профильле уртак эшче төркемнәрдә һәм дискуссия мәйданчыкларында актив катнашу яңа этәргеч бирә, – дип билгеләп үтелә телеграммада. – Республикабызда үткәрелә торган РОСТКИ эшлекле форумы зур абруй казанды. Алдынгы сәяси көчләрнең – «Бердәм Россия», КПРФ һәм КХР Компартиясенең нәтиҗәле диалогы үз өлешен кертә».

Тантаналы чараны Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы оештырган.

Фәрит Мөхәммәтшин Генераль консуллыкның актив эше киләчәктә дә Кытай –Татарстан хезмәттәшлеген һәрьяклап үстерергә ярдәм итәр дигән ышаныч  белдерә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International