Фәрит Мөхәммәтшин Андрей Фомичевка Дәүләт Советы депутаты таныклыгын тапшырды

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе, 09:07

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Андрей Фомичевка республика парламенты депутаты таныклыгы һәм күкрәк билгесе тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, 14 сентябрьдә, Бердәм тавыш бирү көнендә, Андрей Фомичев 18 нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды. Сайлауларда округ сайлаучыларының гомуми саныннан 72,45% ы катнашты, сайлаучыларның 67,27% ы Андрей Фомичев кандидатурасын хуплады.

Фәрит Мөхәммәтшин Андрей Фомичевка депутатлык эшчәнлегендә уңышлар теләде.

2015 елдан Андрей Фомичев С.П. Титов исемендәге "Чаллы картон-кәгазь комбинаты" халык предприятиесе генераль директоры.  Дәүләт Советында Андрей Фомичев Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитетында эшләячәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International