КПРФ фракциясе утырыш үткәрде

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе, 09:34

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар Дәүләт Советының унөченче утырышы көн тәртибе һәм берләшмәнең агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Утырышны ачып, фракция җитәкчесе урынбасары Фадбир Сафин искәрткәнчә, бүген унөченче утырышта республика һәм федераль законнар проектлары каралачак, Хөкүмәт сәгате кысаларында Татарстан Республикасында янгын куркынычсызлыгы турында мәгълүмат, шулай ук Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан идарәсенең доклады тыңланачак.

КПРФ фракциясе әгъзалары шулай ук Бердәм тавыш бирү көненә йомгак ясадылар, аның кысаларында 14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узды.  

Фракция утырышында шулай ук түгәрәк өстәлләр һәм матбугат конференцияләрен оештыру һәм уздыру, 2025 елга КПРФ фракциясенең эш планын үтәү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International