Светлана Захарова Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп билгеләнде

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе, 10:53

Светлана Захарова Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп билгеләнде. Мондый карар бүген Дәүләт Советы утырышында кабул ителде. Шуңа бәйле рәвештә, бүгенге көнгә кадәр Социаль сәясәт комитеты рәисе вазыйфасын башкарган Светлана Захарованың депутат вәкаләтләре туктатылды.  

Республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Светлана Захарова кандидатурасын тәкъдим иткәндә, 24 сентябрьдә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең закон белән билгеләнгән вәкаләтләре вакыты тәмамлануын белдерде. «Татарстан Республикасы Конституциясенең 94 маддәсе, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турындагы республика законының 6 маддәсе нигезендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил кандидатурасын тәкъдим итте, – дип хәбәр итте Ләйлә Фазлыева. – Федераль законнар нигезендә Светлана Захарова кандидатурасы РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән килештерелде».

Светлана Захарова дүрт тапкыр Дәүләт Советына депутат итеп сайлана (дүртенче, бишенче, алтынчы һәм җиденче чакырылышлар), Социаль сәясәт комитетын җитәкли.

«Светлана Михайловнаның актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә хөкүмәт һәм профильле министрлыклар белән берлектә Татарстан Республикасының мөһим бурычлары, шул исәптән төрле категориядәге гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен социаль яклау белән бәйле мәсьәләләр дә хәл ителә,  – дип билгеләп үтте Ләйлә Фазлыева. -–Светлана Михайловна шәхсән үзе ведомствоара комиссияләр һәм эшче төркемнәр, аерым алганда, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе, Балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын һәм сәламәтлеген оештыру буенча ведомствоара комиссия эшендә катнаша, балаларны һәм яшьләрне, аларның физик һәм психик сәламәтлеген яклауга юнәлдерелгән күп кенә закон инициативаларының авторы булып тора».

Светлана Захарова кандидатурасы депутатлар тарафыннан бертавыштан диярлек хупланды. Депутат Илшат Әминовның яңа эшендә үзенә нинди өстенлекләр билгеләве турында соравына җавабында Светлана Захарова балаларны саклау, аларның хокукларын яклау мәсьәләләре һәрвакыт профильле комитетның игътибар үзәгендә булуын ассызыклады. «Бүген социаль ятимлек мәсьәләләренә зур игътибар бирергә, балалар мөмкин кадәр күбрәк  үз гаиләләренә кайтсын өчен эшләргә кирәк, –  дип билгеләп үтте Светлана Захарова.  – Ата-аналары махсус хәрби операциядә булган гаиләләргә кагылышлы сораулар күп. Һәм, әлбәттә, минем табиб  икәнемне исәпкә алганда,  балалар, бигрәк тә яшүсмерләр сәламәтлеге мәсьәләләре актуаль булачак».

Светлана Захарова Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка күрсәткән ышанычы өчен рәхмәт белдерде. «Сезнең миңа шундый югары постны ышанып тапшыруыгыз зур дәрәҗә, – диде ул. – Мин Сезнең ышанычыгызны акларга, бөтен белемемне һәм көчемне,  сәләтемне Татарстан файдасына, балаларыбыз һәм аларның гаиләләре хокукларын яклауга салырга тырышачакмын».

Светлана Захарова депутатлар һәм Хөкүмәт әгъзалары адресына аерым рәхмәт белдерде. «Хөрмәтле коллегалар, без 16,5 ел дәвамында сезнең белән бергә эшләдек. Мин сезгә уртак эшебез өчен рәхмәт белдерәм һәм киләчәктә дә яңа сыйфатта хезмәттәшлекне дәвам итәрбез дип уйлыйм», – дип йомгаклады ул сүзен.

Ант иткәч, Светлана Захарова Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасына кереште.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International