Дәүләт Советы тарафыннан гражданнарны кабул итүгә вакытлыча чикләүләр кертелә

2020 елның 23 марты, дүшәмбе, 14:12

 2020 елның  20  мартыннан Дәүләт Советы депутатлары һәм Дәүләт Советы Аппаратының Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан гражданнарны кабул итүгә вакытлыча чикләүләр кертелә. Мондый чара короновирус инфекциясе таралуга каршы тору белән аңлатыла.

Гражданнар Дәүләт Советы депутатларына түбәндәгечә мөрәҗәгать итә ала:

• почта аша: 420060, Казан шәһәре, Ирек мәйданы, 1 йорт

• электрон почта адресына: letter@gossov.tatarstan.ru

• факс аша: (843) 2921402

• электрон документ рәвешендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты аша (Интернет-кабул итү бүлмәсе)

• Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатының «Ачык Татарстан» мәгълүмат порталындагы яисә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайтындагы персональ бите аша (аерым депутатка мөрәҗәгать иткән очракта).

Кабул ителгән барлык мөрәҗәгатьләр билгеләнгән тәртиптә каралачак.

Язма мөрәҗәгатьләрне карау турында мәгълүматны түбәндәге телефоннар аша белеп була: (843) 2676394, 2676486, 2676487.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International