Марат Әхмәтов: «Татар сүзе» бәйгесе телебезнең матурлыгын, зәвыклы булуын күрсәтә»

2025 елның 26 сентябре, җомга, 08:52

Бүген Казанда Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә «Татар сүзе» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең Гала-концерты узды. Чарада Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов катнашты.

Марат Әхмәтов бәйгегә килгән 4500 гаризаның һәрберсе артында зур хезмәт ятуын билгеләп үтте. «Татар сүзе»ндәге мохитне минем бөтен дөньяга, һәр татар күңеленә күчерәсем килә», — дип белдерде ул.

"Татар сүзе" бәйгесе быел бишенче тапкыр үткәрелде. Аны Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән берлектә, инде өченче ел «Татарстан — Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе оештыра. Бу үзенә күрә кечкенә генә юбилей, ди оештыручылар. Шуңа да Гала-концертны үзенчәлеклерәк итеп уздырырга, биш ел дәвамында җиңү яулаган финалистларны бер сәхнәгә җыярга уйлаганнар. Быел төрле номинацияләрдә 38 катнашучы җиңү яулады. Бүгенге чарада аларның исемнәре игълан ителде, аларга дипломнар, акчалата бүләкләр тапшырылды.

 «Татарстан — Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты  Илшат Әминов сүзләренчә, биш ел эчендә 25 меңләп катнашучыны берләштергән бәйге телебезгә, әдәбиятыбызга кызыксыну булуын күрсәтә. «Телебез бетә, милләт бетә, дигән сүзләр еш ишетелгәндә, «Татар сүзе» бәйгесе миндә зур өмет уята», — диде ул.

Гала-концертта җиңүчеләр башкаруында шигырьләр, проза әсәрләре яңгырады. Шулай ук Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, «Голос. Дети» финалисты Сәид Галиуллин, халыкара конкурслар лауреаты Рөстәм Хөсәенов чыгыш ясады. «Татар сүзе» конкурсының үз гимны да бар. Аны Зәйнәб Фәрхетдинова башкарды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International