Депутатлар округларда

2025 елның 26 сентябре, җомга, 14:34

Депутатларның сайлау округларында эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, шәһәр һәм район Советлары утырышларында катнашты, республика муниципалитетларындагы социаль объектларда булды, хезмәт коллективлары белән очрашты.

26 сентябрьдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре башкарма комитеты белгечләре белән берлектә Бөтенроссия мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналарын  кабул итү көненә багышланган кайнар линия үткәрде.  Кайнар линиягә Яшел Үзән  районының Осиново бистәсендә яшәүчеләрдән мөрәҗәгатьләр килде. Әти-әниләр «Звездочка» балалар бакчасы янында тротуарлар булмавына зарлана. Әгерҗе бистәсендә яшәүчеләр 7 нче балалар бакчасы янында өстәмә спорт мәйданчыгы булдыруны сорыйлар. Кайнар линиядә шулай ук Әтнә районының Түбән Бәрәкә авылында балалар бакчасының яңа корпусын төзү, «Радужный» һәм «Салават Күпере» торак комплекслары арасында җәяүлеләр кичүе булмау мәсьәләләре дә күтәрелде.

Барлык кергән сорауларны Ирина Терентьева шәхси контроленә алды.

26 сентябрьдә Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов эш сәфәре белән Баулы районына барды, анда район һәм шәһәр Советлары сессиясендә катнашты. Сессиянең көн тәртибендәге төп мәсьәл – Баулы шәһәре мэрын һәм район башлыгын сайлау. Баулы районы башлыгы һәм шәһәр мэры итеп Ильяс Гозәиров сайланды.

26 сентябрьдә Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин Апас районы Советы утырышында катнашты. Көн тәртибендә шулай ук кадрлар мәсьәләләре дә бар иде. 

22 сентябрьдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов эш сәфәре белән Кайбыч районына барды, анда ул район Советының беренче утырышында катнашты. Муниципаль депутатлар район башлыгы итеп Альберт Рәхмәтуллинны сайладылар.

22 сентябрь көнне Тукай муниципаль район Советының сайлаулардан соң беренче оештыру утырышы булып узды. Анда Дәүләт Советы депутаты Марат Бариев катнашты. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә район башлыгын сайлау булды. Ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча депутатлар бертавыштан Камил Нәҗмиевне сайладылар. Ул ант итте һәм рәсми рәвештә үз вазыйфасына кереште, хезмәттәшләренә ышанычлары өчен рәхмәт белдерде.

22 сентябрьдә Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин Актаныш районында булды. Депутат бишенче чакырылыш муниципаль район Советының беренче оештыру утырышында катнашты. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә шулай ук район башлыгын сайлау булды. Бу вазыйфага Ленар Зарипов сайланды. 

22 сентябрьдә Дәүләт Советы депутатлары Ринат Фазылов һәм Николай Атласов Зәй районына эш сәфәре кысаларында Зәй муниципаль районы Советы утырышында катнаштылар. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә муниципаль район башлыгын сайлау булды. Тавыш бирү йомгаклары буенча Зәй районы башлыгы итеп Рәзиф Кәримов сайланды.

22 сентябрьдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин эш сәфәре белән Кама Тамагы районына барды, анда район Советы утырышында катнашты. Яшерен тавыш бирү нәтиҗәсендә район башлыгы итеп Наил Вазыйхов сайланды.

23 сентябрьдә Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев Яңа Чишмә һәм Әлмәт районнарында булды, муниципаль советлар утырышларында катнашты. Депутат шулай ук Әлмәт шәһәрендә гражданнарны кабул итте.       

23 сентябрьдә Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова Казан шәһәренең Идел буе районында халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә булды. Үзәк ребрендингтан соң ачылды һәм хәзер «Россия эше» проекты кысаларында эшли. Үзәк шәһәр халкын эшкә урнаштыру өчен заманча мөмкинлекләр бирә.

«Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында Казан шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрен яңарту эшләре төгәлләнде. Хәзер халыкка заманча һәм сыйфатлы хезмәтләр күрсәтелә, бу эш эзләү һәм һөнәри үсеш өчен аеруча мөһим. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстанда предприятиеләргә ярдәм итү һәм яңа квалификацияле кадрлар җәлеп итү өчен инфраструктураны модернизацияләү буенча зур эш алып барыла. Бу чаралар регионны җәлеп итүчән итә һәм икътисадны ныгытуга һәм гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә»,  – дип белдерде Ольга Воронова.

Шул ук көнне Ольга Воронова Казан шәһәренең Идел буе районында гражданнарны кабул итте. Кабул итүдә махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыру һәм аларга социаль ипотека бирү, СВОда катнашучыларның балаларына акчалата пособиеләр һәм ташламалар түләү һәм өлкәннәр ункөнлеге алдыннан чаралар үткәрү мәсьәләләре каралды. Барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә алынды, аларның бер өлеше кабул итү вакытында ук хәл ителде.

23-24 сентябрьдә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров Аксубай һәм Әлки муниципаль районнары Советлары утырышларында катнашты. 

23-24 сентябрьдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев эш сәфәре кысаларында Әтнә һәм Балтач районнарында булды, муниципаль советлар утырышларында катнашты.  

18 сентябрьдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов эш сәфәре белән Азнакай районына барды, анда район Советы утырышында катнашты. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә район башлыгын сайлау булды. Муниципаль депутатлар бертавыштан Марсель Шәйдуллин кандидатурасы өчен тавыш бирде. 

21-22 сентябрьдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев эш сәфәре белән Минзәлә районына барды, анда муниципаль район Советы утырышында катнашты. Депутат район башлыгы вазыйфасына республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән Айдар Сәлахов кандидатурасын тәкъдим итте. Депутатлар кандидатураны раслагач, яшерен тавыш бирү булды, депутатларның күпчелеге элек 12 ел районны җитәкләгән Айдар Сәлаховны хуплады.

22 сентябрьдә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Дәүләт Советы депутатлары Ольга Воронова, Рима Мөхәммәдшина, Роза Гайнетдинова, Светлана Вострикова, Евгений Чекашов, Рөстәм Абделхаков һәм Нияз Гафиятуллин бишенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының беренче сессиясе эшендә катнаштылар. Бишенче чакырылыш Казан шәһәр Думасына сайлау нәтиҗәләре буенча 50 депутат сайланды: 25е – бердәм сайлау округы буенча һәм 25е – бер мандатлы округлар буенча. Бер мандатлы округларда күпчелек мандатларны «Бердәм Россия» партиясеннән кандидатлар алды – 18 урын. Берәр мандатны «Яңа кешеләр» («Новые люди»)  һәм «ЛДПР» партияләре вәкилләре, шулай ук биш үз-үзен тәкъдим итүче алды. Сессиянең көн тәртибендәге төп мәсьәлә Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгын сайлау иде. Тавыш бирүгә өч сәяси партиядән кандидатлар тәкъдим ителде. Тавышларның күпчелеген «Бердәм Россия» партиясеннән кандидат Илсур Метшин алды, ул шәһәр белән 20 елдан артык җитәкчелек итә.

20 сентябрьдә Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова Татарстан гаиләләренең юбилей фестивале – мәхәббәт, гореф-гадәтләр һәм нык гаиләләр бәйрәмендә булды. Фестивальдә республикабыздан 50дән артык пар катнашты. Катнашучылар видеопрезентацияләр әзерләделәр, шулай ук фестиваль кысаларында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләделәр, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе катнашында түгәрәк өстәлләр узды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International