Фәрит Мөхәммәтшин «Динамо-Ак Барс» волейбол командасын Җиңү кубогын яулавы белән котлады

2025 елның 29 сентябре, дүшәмбе, 21:28

ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубы җитәкчелеге, тренерлары һәм уенчылары адресына Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Кубок яулау уңаеннан котлау телеграммасы юллады.

«Тарихи юбилей елында сез илебез спортының данлы традицияләренә тугрылык күрсәттегез, – дип билгеләп үтә Фәрит Мөхәммәтшин. – Үзегезнең җанатарларга чын спорт бәйрәмен бүләк иттегез, Татарстанда профессиональ волейбол үсешенең югары дәрәҗәсен һәм халык арасында аның популярлыгын тагын бер кат расладыгыз».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International