Депутатлар округларда

2025 елның 3 октябре, җомга, 11:18

Депутатларның сайлау округларында эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, Россиянең яшь гражданнарына паспортлар тапшырды, республика муниципалитетларындагы гомуми белем бирү учреждениеләрендә булды, педагоглар белән очрашты һәм аларны якынлашып килүче Укытучылар көне белән котлады.

2 октябрьдә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Халыкара укытучылар көнен бәйрәм итү кысаларында Казан шәһәренең Совет районы педагогларын хөрмәтләүдә катнашты. Республиканың барлык депутатлар корпусы исеменнән Лилия Маврина педагогларга фидакарь хезмәтләре, күңел җылысы һәм һөнәргә тугрылыклары өчен тирән рәхмәтен белдерде. Ул укытучылар миссиясенең аерым әһәмиятенә басым ясады.  «Көндәлек фидакарь хезмәтләрегез, балаларны рухландыра белүегез, аларның сәләтләрен үстерүегез һәм үзләренә ышаныч уятуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Сез укучыларыгызга белем нуры, үз-үзегезгә ышаныч һәм киләчәккә өмет бүләк итәсез. Эшегез сезгә канәгатьлек, хезмәттәшләрегезнең ихтирамын һәм укучыларның мәхәббәтен китерсен», – дигән теләкләр юллады Лилия Маврина.

2 октябрь көнне Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә Өлкәннәр декадасына багышланган концерт булды. Бәйрәмгә 500дән артык өлкән буын вәкилләречакырылган иде. Дәүләт Советы депутатлары исеменнән ветераннарны Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов һәм әлеге профильле комитет рәисе урынбасары Ольга Воронова сәламләде. Парламентарийлар көмеш яшьтәге гражданнарның республиканың социаль-икътисадый үсешенә, анда яшәүчеләрнең иминлеген арттыруга керткән хезмәтләре һәм саллы өлешләре өчен рәхмәт белдерделәр.

2 октябрьдә Дәүләт Советы депутаты Ринат Фазылов Зәй районы җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны онлайн режимда кабул итте. Депутатка махсус хәрби операциядә катнашучының хатыны мөрәҗәгать итте. Аның ире 2022 елның октябрендә мобилизацияләнгән. Быел ул каты яраланган һәм хәзер госпитальдә дәвалана. Үз хезмәте өчен сугышчы берничә бүләккә лаек була, әмма әлегә кадәр алар алынмаган. Ханым Ринат Фазыловтан иренә бирелгән бүләкләрне алуда ярдәм итүен сорады. Мөрәҗәгать эшкә алынды.

1 октябрьдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов эш сәфәре белән Азнакай районына барды, анда ул Азнакай шәһәрендә тугыз катлы торак йорт төзелешенең барышы белән танышты. Азнакайда торак шартларын яхшыртырга ниятләгән күп кенә гаиләләр төзелешне тәмамлауны түземсезлек белән көтә.

Шул ук көнне районда «Герой әтисе» күчмә фотокүргәзмәсе ачылды, аның экспозициясендә – Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның әтиләре портретлары.

1 октябрьдә, Халыкара өлкәннәр көнендә, Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев Чаллы шәһәренең Үзәк районында яшәүче йөз яшен тутырган Ксения Паколяеваны, 103 яшьлек Федосия Ракитинаны һәм 102 яшьлек Людмила Соловьеваны тәбрикләде. Олег Николаев аларны бәйрәм белән котлады, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләү сүзләрен ирештерде һәм бүләкләр тапшырды, өлкәннәргә нык сәламәтлек, якыннарының кайгыртуын теләде.

1 октябрьдә Казанның 3 нче гимназиясендә Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова һәм депутат Руслан Шиһабеддинов «герой парталары»н ачу тантанасында катнаштылар. Әлеге мәктәптә махсус хәрби операциядә һәлак булган артиллерия расчеты командиры Андрей Кондаков һәм ефрейтор Рөстәм Галиев истәлекләре мәңгеләштерелгән. 

1 октябрьдә Яр Чаллыда махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен булдырылган «союздашлар» һөнәри адаптация программасы кысаларында «Логист» һәм «Логист ярдәмчесе» программаларын тыңлаучылар өчен курслар ачылды. Лекцияләр һәм практик чаралар «Союз» компанияләр төркеменең тәҗрибәле остазлары җитәкчелегендә уза. Укулар тәмамланганнан соң анда катнашучылар предприятиедә эшкә урнаша һәм логистика өлкәсендә хезмәтен дәвам итә алачак. Дәүләт Советы депутатлары исеменнән программада катнашучыларны депутат Андрей Ляпунов сәламләде. Ул, аерым алганда, мондый программаларның СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә тыныч тормышка җайлашырга һәм кирәкле һөнәрләрне үзләштерергә ярдәм итүен билгеләп үтте.

1 октябрьдә Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров Байлар Сабасы бистәсендә 50 һәм 60 ел бергә яшәгән парларны хөрмәтләүдә катнашты. Тантаналы чара Халыкара өлкәннәр көне кысаларында узды. Чарага алтын туйларын билгеләп үткән 50 пар һәм 60 ел бергә гомер иткән 6 пар чакырылган иде.

1 октябрьдә Казанда агач эшкәртү буенча «ТатарДар» инклюзив остаханәсе ачылды. Биредә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен иҗат һәм социаль адаптация өченшартлар тудырылгын. «Махсус остаханә»гә беренче килүчеләр белән Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова аралашты.

Мастер-класста балалар остазлары җитәкчелегендә агачтан әйберләр ясадылар, бизәкләрне яндырдылар һәм буядылар. Программа һәр катнашучының индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә ала. «Казан – игелекле эшләр шәһәре, биредә үзара ярдәм, катнашу һәм җылылык хөкем сөрә», – дип белдерде Ольга Воронова.

30 сентябрьдә, Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре Россия Федерациясе белән берләшкән көнне, Казанның Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы узды. Чараны «Яшь Гвардия»нең Татарстан төбәк бүлеге оештырды. Чарада Дәүләт Советы депутаты Руслан Шиһабеддинов катнашты. «Бүген без Россиягә яңа төбәкләр кушылуының өченче еллыгын билгеләп үтәбез. Референдумда Донецк һәм Луганск халык республикалары, шулай ук Херсон һәм Запорожье өлкәләре халыклары Россиянең бер өлеше булырга карар кабул иттеләр. Без, Россиядә яшәүчеләр буларак, аларның карарын хөрмәт итәбез һәм мондый вакыйганың булуына шатбыз», – диде ул.

29 сентябрьдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов эш сәфәре белән Бөгелмә районына барды, анда ул «Батырлар – Татарстан Геройлары» программасында катнашучылар белән очрашты. 

29 сентябрьдә иҗтимагый ярдәм штабында «Өлкән буын гражданнарына гамәлдәге социаль ярдәм чаралары» темасына вебинар булды. Татарстанлыларның сорауларына Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова җавап бирде. Турыдан-туры эфир социаль челтәрләрдә трансляцияләнде, катнашучылар өлкәннәргә ярдәм итүнең дәүләт һәм төбәк программалары, шул исәптән ташламалар һәм матди ярдәм чаралары турында актуаль мәгълүмат алды. Хезмәт министрлыгы, Социаль Фонд һәм Пенсионерлар берлеге иҗтимагый оешмасы вәкилләре социаль хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеген арттыру юллары турында фикер алыштылар. Вебинардан соң гражданнарны тематик кабул итү узды, анда өлкәннәр үзләрен  кызыксындырган сорауларны бирделәр.

26 сентябрьдә Казан Ратушасында Казанның 82нче мәктәбе укучыларына паспортлар тапшыру тантанасы булды. 14 яшь тулган мәктәп укучыларына төп документны Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова тапшырды. Паспортлар белән бергә ул балаларга Россия Федерациясе Конституциясе нөсхәләрен һәм шәһәрнең бай тарихын һәм мәдәни мирасын чагылдырган «Иске Казан» истәлекле китабын тапшырды.  «Мондый чаралар үсеп килүче буында гражданлык җаваплылыгы һәм үз ватанына мәхәббәт тәрбияләүгә ярдәм итә», – дип билгеләде Ольга Воронова.

23 сентябрьдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева Зеленодольск районына эш сәфәре белән барды, анда Зеленодольск шәһәренең 1 нче лицее педагоглары һәм укучылары белән очрашты, шулай ук спорт музее активистлары белән очрашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International