Казан халыкара юридик форумының парламент секциясендә катнашучылар парламентара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2025 елның 3 октябре, җомга, 18:11

Гавами хакимият органнары, шул исәптән ил төбәкләре парламентлары, бердәм бәйләнештә эшләргә тиеш, бу хәзерге катлаулы чорда бигрәк тә мөһим. Шуңа бәйле рәвештә парламентара элемтәләрнең әһәмияте сизелерлек арта. Бу хакта бүген Казан Ратушасында IV Казан халыкара юридик форумы кысаларында узган «Вәкиллекле хакимиятне үстерү факторы буларак парламентара хезмәттәшлек» секциясендә катнашучыларның күбесе сөйләде.

Юридик форум кысаларында беренче тапкыр оештырылган парламент секциясендә катнашучылар Россия субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итүнең иң яхшы тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтае Рәисе Константин Толкачев билгеләп үткәнчә, илебез төбәкләре закон чыгару җыеннарында парламентара хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеге еллар буе гамәлдә булган практика белән тикшерелгән. Константин Толкачев Башкортстан һәм Татарстан закон чыгару җыеннары арасындагы ныклы элемтәләрне аерым билгеләп үтте. «Безнең дуслыкны юкка гына Мостай Кәрим язганча «бер кошның ике канаты» дип атамыйлар. Без сездән күп нәрсәгә өйрәнәбез. Без дуслыкны ныгытырга тырышабыз, беренче чиратта даими элемтәләр һәм яхшы парламент мөнәсәбәтләре хисабына. Сезнең хокукый документларда язылган күп кенә тәкъдимнәр игътибар белән өйрәнелә һәм практикада кулланыла»,  – дип ассызыклады Константин Толкачев.

Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтае Рәисе шулай ук Татарстан Дәүләт Советына юридик форумны оештырган өчен рәхмәт белдерде. «Бу мөмкинлек, аралашу һәм парламентаризмны үстерүнең нәтиҗәле юлларын эзләгәне өчен рәхмәт белдерәсем килә», – диде ул.

Ил Тумэн Рәисе Алексей Еремеев Саха (Якутия) Республикасы Дәүләт Җыелышының (Ил Тумэн) Россия төбәкләре закон чыгару җыеннары белән парламентара хезмәттәшлек тәҗрибәсе белән уртаклашты. Хәзерге вакытта Якутия парламенты тарафыннан Россия субъектларының закон чыгару органнары, шул исәптән Татарстан Дәүләт Советы белән, 18 ике яклы килешү төзелгән. «Татарстан Республикасы белән без күптәннән хезмәттәшлек итәбез, безне уртак тарих һәм мәдәният якынайта, Без бит төрки кардәшләр, – дип белдерде ул. – Без шулай ук Татарстан белән, ике милли республика буларак, тел сәясәтен гамәлгә ашыру, туган телләрне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү, халыкларыбызның үзенчәлеге мәсьәләләрендә актив хезмәттәшлек итәбез».

Алексей Еремеев әйтүенчә, бу айда Татарстан Дәүләт Советы делегациясенең Якутскига сәфәре планлаштырыла. «Без Россия Федерациясе халыклары телләре турындагы законга кертелгән уртак төзәтмәләрне тикшерергә һәм милли телләрне дәүләт телләре буларак куллану тәҗрибәсе белән уртаклашырга планлаштырабыз», – дип билгеләп үтте Саха (Якутия) Республикасы парламенты башлыгы.

Алексей Еремеев ерак төньяк районнарында һәм аларга тиңләштерелгән җирлекләрдә урнашкан Россия Федерациясе субъектларының закон чыгару (вәкиллекле) органнары хезмәттәшлеге турындагы күмәк килешү үзенең нәтиҗәлелеген исбатлавы турында сөйләде, аның кысаларында 21 регион парламентлары законнарны камилләштерү һәм төньяк территорияләрнең социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләрен бергәләп хәл итү максатларында үзара хезмәттәшлек итәләр. «24 ел без Төньякка товар кертү турындагы закон кабул ителсен өчен көрәштек. Ул ерак төньяк территориясендә һәм аларга тиңләштерелгән җирлекләрдә яшәү өчен мөһим товарлар һәм йөкләр белән тәэмин итү өчен хокукый һәм оештыру нигезен билгели», – дип белдерде Алексей Еремеев. 

Алексей Еремеев төзелгән килешүләрне нәтиҗәле гамәлгә ашыру мисалы буларак Якутия парламенты, Кырым Республикасы Дәүләт Советы һәм Донецк Халык Республикасы Халык Советы тарафыннан бергәләп эшләнә торган «Россия Федерациясендә гражданнарны патриотик тәрбияләү системасы нигезләре турында» федераль закон проектын китерде.

Алексей Еремеев әйтүенчә, парламентара элемтәләрен үстерүгә «Ерак Көнчыгыш һәм Забайкалье» парламент ассоциациясе зур өлеш кертә. Моннан тыш, Дәүләт Думасы һәм төбәк парламентлары комитетлары белән берлектә төбәкләр территориясендә күчмә чаралар уздыру практикасы үзен уңай яктан күрсәткән.

Бүген республика башкаласында ачылган IV Казан халыкара юридик форумы иртәгә үз эшен дәвам итәчәк. Парламентарийлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, юридик һәм фәнни җәмәгатьчелек, киң җәмәгатьчелек вәкилләре дәүләт, бизнес һәм җәмгыять алдында торган актуаль мәсьәләләр һәм чакырулар турында фикер алышачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International