Андрей Тузиков: Конституциягә төзәтмәләр Россиянең юридик яктан иминлеген тәэмин итәргә тиеш

2020 елның 23 марты, дүшәмбе, 14:05

Кискенләшкән сәяси көндәшлек шартларында Россия үзен юридик яктан куркынычсызлыгын тәэмин итәргә тиеш. Мондый фикерне Казан милли тикшеренү технология университетының  дәүләт, муниципаль идарә һәм социология кафедрасы мөдире, социология фәннәре докторы Андрей Тузиков «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәдә белдерде.

 "Без көндәшлекнең бик нык  кискенләшүен күрәбез. Илләр иң элек үз мәнфәгатьләре турында кайгырта. Мондый геосәяси көндәшлек шартларында Россия, аны халыкара судларга йөртмәсеннәр өчен,  юридик яктан акцентларны куярга тиеш", - диде Андрей Тузиков.

Һәрбер ил территориаль бөтенлек булдыру ягында, шуңа күрә Россия территорияләрен читләштерүгә юнәлдерелгән теләсә нинди гамәлләргә тыю турындагы төзәтмәләрне кертү кирәк иде, диде галим.

"Бу төзәтмә күптән сорала иде. Бу нисбәттән безнең  Кырымга һәм тагын кайбер җирләргә кагылышлы күңелсез тәҗрибә бар. Мондый хәл башка булырга тиеш түгел ", - дип йомгаклады сүзен Андрей Тузиков.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International