Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы президиумы утырышын уздырды

2020 елның 23 марты, дүшәмбе, 16:23

Бүген Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы президиумы утырышы узды. Анда агымдагы эшчәнлекнең актуаль мәсьәләләре, сайлау кампаниясенә әзерлек, шулай ук оештыру мәсьәләләре каралды.

Утырышта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе итеп сайлану сәбәпле "Бердәм Россия" партиясенең төбәк сәяси советы әгъзасы Андрей Кондратьевның вәкаләтләрен туктатып тору турындагы мәсьәләне караганнан соң  Фәрит Мөхәммәтшин аңа партиядә нәтиҗәле эшчәнлеге һәм актив депутат эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде.

Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдиме белән "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп президиум Марат Сәмигуллинны билгеләде.

 Марат Сәмигуллин Казан педагогия университетын тәмамлаган. Укытучы, мәктәп директоры булып эшләгән. Түбән Кама районының яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе, Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфасын биләгән.

Моннан тыш,  президиум республиканың кайбер районнарында җирле башкарма комитет җитәкчеләрен билгеләү мәсьәләсен карады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International