Алексей Созинов: «Балалар йортларында тәрбияләнүчеләр җәмгыятьнең файдалы әгъзалары булып үсәргә тиеш»

2025 елның 24 октябре, җомга, 16:29

Бүген Лениногорскида узган Социаль сәясәт комитетының күчмә утырышында Татарстанда балалар йортлары эшен оештыру, шулай ук спортчыларны әзерләү өчен шартлар тудыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Комитет рәисе Алексей Созинов үткәргән утырышта Лениногорск районы башлыгы Марат Гыйрфанов, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова, республиканың спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. 

Утырыш башланыр алдыннан парламентарийлар «Юность» стадионында, А.В. Звягинцев исемендәге трамплиннан чаңгыда сикерү һәм чаңгы спорты буенча ике төрле ярышлар олимпия резервы спорт мәктәбендә, быел гына ачылган «Яшьлек» экстрим-паркында  һәм Лениногорск балалар йортында булдылар.

А.В. Звягинцев исемендәге трамплиннан чаңгыда сикерү һәм чаңгы спорты буенча ике төрле ярышлар олимпия резервы спорт мәктәбе үзенең эшен узган гасырның 70 нче елларында башлаган. Бу вакыт эчендә 8 меңнән артык спортчы тәрбияләнгән,  43 спорт мастеры, йөзләгән спорт мастерлыгына кандидат, меңләгән разрядчы әзерләнгән. Тәрбияләнүчеләр арасында – Бөтенроссия һәм халыкара ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар. 1987 елда мәктәп Олимпия резервы статусын ала һәм уеннарда катнашкан өч кешене – Николай Петрушин, Иван Панин һәм Данил Садриевны тәрбияли.

Бүген парламентарийлар Лениногорск балалар йорты педагоглары һәм анда тәрбияләнүчеләр белән аралашты. Былтыр биредә капиталь ремонт үткәрелгән, тәрбияләнүчеләр үсемлекләрне карап, үз уңышларын үстерә алсын өчен ел әйләнәсе эшли торган теплица төзелгән, «Балалар чәй фабрикасы» ачылган. Хәзерге вакытта балалар йортында 6-17 яшьлек 37 бала яши.

Татарстанда балалар йортлары эшен оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышу «Татнефть» ГАҖ нефть музеенда узган Социаль сәясәт комитеты утырышында дәвам итте.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының опека, попечительлек һәм педагогик ярдәм бүлеге башлыгы Анжелика Бычкова билгеләп үткәнчә, Татарстанда 6069 ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган бала яши, аларның 91% тан артыгы гаиләләрдә тәрбияләнә. «Кызганычка каршы, барлык балалар да гаиләләр тәрбиясендә түгел, – дип белдерде Анжелика Бычкова. – Бүгенге көндә гаиләдә тәрбияләнүгә  мохтаҗ балалар саны 544, аларның 76% ы - яшүсмерләр, 33% ы - инвалид балалар, 65% ы-сиблинглар (абыйлары һәм апалары булган балалар). Алар барысы да гаиләгә урнашу өчен катлаулы категориягә керә».

Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле сүзләренә караганда, республикада көн саен уртача ике бала ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм кала. 2024 елда гаиләгә алынуга мохтаҗ 738 бала исәпләнә. 2025 елның 9 аенда - 467 бала.

«Ятимлекнең 29% очрагы бердәнбер яки ике ата-ананың да үлеме белән бәйле, – дип белдерде Анжелика Бычкова. – Соңгы елларда бу күрсәткеч үзгәрми диярлек. Калганнары – социаль ятимнәр, ягъни ата-аналары ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән яки чикләнгән, шулай ук иректән мәхрүм итү урыннарында булган балалар. Республикада балаларын тәрбияли алмаган ата-аналарга карата ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү кебек йогынты ясау очраклары саны кимү күзәтелә. Ата-аналары ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән балалар саны югары булып калса да, 2021 елдан  бу сан 14,5% ка кимеде».

Хәзерге вакытта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ведомствосында ятим балалар өчен 10 учреждение эшли: 8 балалар йорты, ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен 2 мәктәп-интернат. Моннан тыш, махсуслаштырылган балалар йорты һәм психик тайпылышлары булган гражданнар өчен 2 балалар интернат-йорты бар. Анжелика Бычкова шулай ук балаларны үз гаиләләренә кайтару, тәрбиягә бала алырга теләгән ата-аналарны әзерләү, балалар йортларында тәрбияләнүчеләрнең һөнәри юнәлеше һәм аларны социализацияләү турында сөйләде.

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкил Светлана Захарова билгеләп үткәнчә, ата-аналарны кабат профилактикалауга аерым игътибар бирергә кирәк. «Хәзер приютта яшәгән 90%  баланың әниләре наркотикка һәм алкогольгә бәйлелектән интегә. Мондый ата-аналар балаларын, кагыйдә буларак, ике елдан соң кире кайтара башлый. Әни кеше яңадан эчә башлаган икән, икенчел профилактиканы активлаштырырга кирәк». 

Светлана Захарова балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия эшчәнлеген бәяләүнең төбәк программалары һәм критерийлары дәрәҗәсендә профилактика системасының барлык субъектларының балалары учреждениеләргә урнаштырылган гражданнарга ярдәм итүдә, аларны реабилитацияләүдә, ата-ана хокукларын торгызуга һәм балаларны гаиләләргә кайтаруга мотивацияләүдә актив катнашу бурычын беркетергә тәкъдим итте. Шулай ук, аның сүзләренә караганда, белгечләрне ата-аналары алкоголь яки наркотикларга бәйле булган гаиләләр белән профилактик эшнең заманча алымнарына өйрәтүне оештырырга кирәк.

Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуга йомгак ясап, Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов республикада балалар йортлары эше югары дәрәҗәдә оештырылган, дип билгеләп үтте. «Көнкүреш, туклану һәм игътибар күзлегеннән караганда балалар белән эш шактый җитди тәрбияви эш алып барыла. Әмма бу киләчәктә алар белән шөгыльләнергә кирәкми дигән сүз түгел. Алар олы тормышка әзер булырга тиеш. Үзәкләрнең бурычы – балаларның тамаклары тук, өсләре бөтен булу гына түгел, ә җәмгыятькә файдалы кешеләр итеп үстерү», – дип басым ясады Алексей Созинов.

Татарстанда физик культура белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру һәм спортчыларны югары казанышлар спорты өчен әзерләү турында ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов сөйләде.

Республикада ике миллионнан артык кеше системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнә, бу халыкның 65,8%ын  тәшкил итә. Бүген Татарстан – илдә спорт объектлары белән тәэмин ителеш буенча лидерларның берсе. Республикада спорт корылмаларының гомуми саны – 12 меңнән артык.

Республика программасы кысаларында 2025 елда 18 универсаль спорт мәйданчыгы, 4 ябык футбол манежы төзелгән. 12 ел эчендә (2013 елдан) 1194 спорт корылмасы төзелгән. Әлеге максатларга Татарстан бюджетыннан бөтен чорда 5 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

«Бүгенге көндә Татарстан Республикасында спорт резервын әзерләү системасында 164 спорт мәктәбе бар, анда 79 спорт төре үсеш ала. 27 спорт мәктәбе олимпия резервы статусына ия. Спорт мәктәпләрендә укучылар саны 90 825 кеше тәшкил итә», –  дип белдерде Хәлил Шәйхетдинов.

Югары казанышлар спортында 144 спорт федерациясе эшли, алар 146 спорт төрен үстерәләр. Шулай ук, спорт министрының беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, адаптив спортта зур эш алып барыла. Республика спорт- адаптив мәктәбе эшли, анда 309 спортчы шөгыльләнә. Муниципаль районнарда әлеге спорт мәктәбенең 5 филиалы булдырылган. Хәзерге вакытта адаптив физик культура һәм спорт белән мөмкинлекләре чикләнгән 65 меңнән артык татарстанлы шөгыльләнә.

«Махсус хәрби операция зонасында яраланган һәм инвалид булган хәрбиләрне реабилитацияләү турындагы күпсанлы мөрәҗәгатьләргә бәйле рәвештә, республика Рәисе карары белән республика районнарында адаптив физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен яңа филиаллар ачуга өстәмә рәвештә 39 тренерлык ставкасы бирелде», – дип белдерде Хәлил Шәйхетдинов.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International