Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 25 ел

2020 елның 30 марты, дүшәмбе, 09:54

Бүген Татарстан Дәүләт Советына – 25 ел. Моннан чирек гасыр элек, 1995 елның 30 мартында, Татарстан АССР Югары Советының варисы булган Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче утырышы булган.

Республика парламентарийларын истәлекле вакыйга белән РФ ФС Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко котлады. «Бу дата Татарстан Дәүләт Советының эшчәнлегенә йомгак ясау һәм алга таба үсеш стратегиясен билгеләү өчен менә дигән мөмкинлек бирә, - диелә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына юлланган телеграммада, - чирек гасыр дәвамында депутатлар Татарстан Республикасында икътисадый һәм социаль өлкәләрдәге мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салу, аның потенциалын үстерү өчен шартлар тудыру юнәлешендә актив хезмәт куйды».

Валентина Матвиенко Дәүләт Советы депутатларының закон чыгару эшчәнлеге илкүләм проектларны үстерү өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыруга, Россиядә парламентаризмны ныгытуга, республика гражданнарының хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итүгә ярдәм итә, дип ассызыклады. «Татарстан дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органы депутатларының алга таба да эшчәнлеге  конструктив һәм нәтиҗәле, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән булыр дип ышанам», - дип билгеләп үтте Россия парламентының югары палатасы спикеры.

25 ел эшләү дәверендә Дәүләт Советы һәртөрле вакыйгаларга  бай булган вәзгыятьтә  шактый катлаулы юлы узды. Республика үсешенең төрле өлкәләрен җайга салучы ике меңнән артык закон кабул ителде. Аларның күбесе хәзер дә гамәлдә.

Без сезнең игътибарга Дәүләт Советы тарихыннан республика парламенты турындагы белемнәрегезне тулыландыручы 25 кызыклы факттны  тәкъдим итәбез. Бүгенге көннән башлап парламентның эше турындагы фактлар Дәүләт Советының Фейсбук һәм Инстаграм социаль челтәрләрендә, шулай ук Дәүләт Советының рәсми сайтында бастырылачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International