Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эшчәнлегенә кагылышлы 25 факт

2020 елның 30 марты, дүшәмбе, 11:26

Моннан чирек гасыр элек, 1995 елның 30 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче утырышы булды. Парламентның юбилеена без Дәүләт Советы эшчәнлеге тарихыннан 25 факттан торган күзәтү әзерләдек.

1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы даими эшләүче парламент буларак кайчан эшли башлады?

Беренче чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышы 1995 елның 30 мартында булды. Бу зур булмаган юбилей тагын да масштаблырак вакыйга - ТАССР оешуның 100 еллыгы контекстында карала.

Беренче утырышны республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе М.Ә.Сираев ачты.

Беренче чакырылыш Дәүләт Советына 130 бермандатлы сайлау округыннан (61 административ-территориаль һәм 69 территориаль) 130 депутат сайланды.

Беренче утырышта парламент рәисе итеп Василий Лихачев сайланды, аның урынбасарлары – Зилә Вәлиева һәм Ренат Харисов.

Дәүләт Советында җиде даими комиссия оештырылды.

Татарстан парламентаризмы тарихында беренче тапкыр депутатларның бер өлеше даими (профессиональ) нигездә эшли башлады. Даими гамәлдә булган, "кече парламент" барлыкка килде, аның составына 39 депутат керде. Кертелә торган закон проектларын оператив карау, ихтыяҗ булганда актуаль мәсьәләләр буенча эшче төркемнәр төзү мөмкинлеге барлыкка килде.

2002 елда Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр кертелгәннән соң сайлауларның катнаш системасы булдырылды (50% - бермандатлы округлар буенча һәм 50% - партия исемлекләре буенча). Беренче тапкыр 2004 елның 14 мартында III чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар әлеге система буенча уздырылды. Шул рәвешле конкрет территорияләр (округлар) мәнфәгатьләрен гомуми демократик тенденцияләр белән бәйләү барлыкка килде, дәүләт һәм җәмгыять проблемаларын хәл итүдә партияләрнең роле көчәйде.

2. Беренче чакырылыш ТР Дәүләт Советы каравында беренче чиратта нинди законнар булган?

Беренче чакырылыш Дәүләт Советы кабул иткән беренче кануннарның берсе  – парламент тотуга чыгымнар киметелү.

Беренче чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышында ике закон кабул ителде - "Татарстан Республикасы законнарында парламент атамасын Татарстан Республикасы Конституциясенә туры китерү турында" һәм "Татарстан Республикасы Конституциясенең 84 һәм 89 статьяларына үзгәрешләр кертү турында".

Беренче законга нигезләп Верховный Совет атамасы урынына  Дәүләт Советы атамасы барлыкка килде.

Икенче закон Татарстан Республикасы Конституциясенең 84 статьясына «Татарстан Республикасы Дәүләт Советына территориаль сайлау округыннан сайланган депутат парламентта, кагыйдә буларак, даими нигездә эшли» дигән үзгәреш кертте. Шул рәвешле даими эшләүче парламентның составы  кечерәйде, Дәүләт Советын финанслауга чыгымнар да сизелерлек кимеде.

Хәзерге вакытта Дәүләт Советында 100 депутат эшли, шуларның 22се генә - даими нигездә, депутат эшчәнлеге өчен бюджеттан хезмәт хакы алып эшли. Калган 78  депутат үз вәкаләтләрен төп эшчәнлек белән бергә алып баралар.

3. Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан парламенты рулендә ничә ел тора?

Фәрит Мөхәммәтшинның сәяси эшчәнлеге ярты гасырга тула. Аның дәүләт идарәсендә җитәкчелек итү буенча тәҗрибәсе зур. Фәрит Мөхәммәтшинның югары дәрәҗәдәге сәясәтче буларак формалашуы 1990 елда ТАССРның Югары Советына сайлаулардан соң башлана. Ул, сайлаучыларның ышанычын  яулап, халык депутаты булып сайлана.

Югары Советның XII чакырылышында  күп кенә хәлиткеч карарлар һәм яңа Татарстанның архитектурасын билгеләүче төп документлар кабул ителә.

1991 елның 4 июлендә Югары Совет сессиясендә Минтимер Шәймиев дәүләт хөкүмәте системасы өчен яңа вазифага керешә: Татарстан Президенты  була һәм ант кабул итә. Ул ТАССР Югары Советы рәисе вазифасыннан да китә.

Аның урынына халык депутаты Фәрит Мөхәммәтшин сайлана. Бу вакытта ул республика Министрлар Советы рәисе урынбасары була. 1991 елның 5 июлендә Фәрит Мөхәммәтшин Югары Совет сессиясе вакытында Рәис итеп сайлана.  

Республика хөкүмәтен җитәкләгән чор (1995 елның гыйнварыннан) да аның тормышында мөһим вакыт була. 1998 елда ул кабаттан республика парламентын – Дәүләт Советын җитәкли. Һәм бүгенгә кадәр әлеге вазифада кала. 

Безнең илдә мондый сәяси эшчәнлек стажы булган - республика парламенты башлыгы булып  25 ел эшләгән. кешеләр күп түгел.

4. 25 ел эчендә Дәүләт Советы күпме закон кабул итте?

1995 елның 30 мартыннан алып 2020 елның 18 мартына кадәр Дәүләт Советында 2111 республика законы кабул ителә.

5. Бу елларда парламент структурасы ничек үзгәрде? Нинди комитетлар тарихка китте, ниндиләр килде һәм бу нәрсә белән бәйле?

Барлык чакырылышлар барышында парламентның профильле комитетлары саны үзгәрешсез калды диярлек.

Беренче чакырылыш Дәүләт Советында 7 даими комиссия –Бюджет-финанс мәсьәләләрен фаразлау комиссиясе, Икътисади үсеш һәм реформалар мәсьәләләре буенча комиссия, Законнар, законлылык, хокук тәртибе һәм депутат этикасы мәсьәләләре буенча комиссия, Дәүләт корылышы, җирле үзидарә һәм тышкы элемтәләр мәсьәләләре буенча комиссия, Социаль мәсьәләләр һәм яшьләр эшләре буенча комиссия, Татарстан халыкларының мәдәни һәм табигый мирас һәм милли мәсьәләләр комиссиясе, Экологик иминлек, табигый ресурслар һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча комиссия– һәм Парламент контроле комитеты оештырылды.

Алга таба парламент структурасында комиссияләр урынына комитетлар барлыкка килде. Икенче, өченче, дүртенче һәм бишенче чакырылыш Дәүләт Советында шулай ук 7 комитет эшләде. Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советында 8 даими комитет төзелде: Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты, Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты, Социаль сәясәт комитеты, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты.

6. Беренче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларының урта яше күпме булган һәм 25 ел дәвамында уртача яшь ничек үзгәргән?

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советында элеккеге чакырылышларның парламентаризм мәктәбен узган, сәяси һәм тормыш тәҗрибәсе туплаган депутатларны күрергә була. Мәсәлән, иң өлкән депутат Марат Галиевка - 74 яшь.

Бу елларда депутатларның уртача яше үзгәрмәгән диярлек, һәм агымдагы чакырылышта 54 яшь тәшкил итә.

Дәүләт Советы депутатлары төрле өлкәләрдән сайланган: сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш, сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният. Сайлаучылар мәнфәгатьләрен өлкән һәм яшь буын парламентарийлары яклый.

Бу чакырылышта иң яшь депутат –Нияз Гафиятуллин. Аңа 33 яшь.

7. Депутатлар корпусы составындагы хатын-кызлар өлеше ничек үзгәрде?

25 ел эчендә Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары саны 2,5 тапкырга артты. Әгәр беренче чакырылыш Дәүләт Советына 6 гүзәл зат сайланган булса, алтынчы чакырылыш Дәүләт Советында 16 хатын-кыз эшли. Алар барысы да - "Мәрхәмәт" - " Милосердие " депутат төркеме әгъзалары. Депутат хатын-кызлар һәрвакыт парламентта җитәкче постлар биләгән. Беренче чакырылыш Дәүләт Советында Зилә Вәлиева Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазифасын били. Икенче чакырылышта  парламент җитәкчесе урынбасары Ирина Ларочкина булды, өченче һәм дүртенче чакырылышларда  - Римма Ратникова, бишенче чакырылышта - Римма Ратникова һәм Татьяна Ларионова, алтынчы чакырылышта - Татьяна Ларионова. Дәүләт Советы Секретаре вазифасы - тулысынча "хатын-кызларныкы",  алты чакырылыш дәвамында бу постны бары тик "гүзәл затлар" гына алып тора.

8. 90 нчы еллар ахырында критик хәлдә калган икътисадый вәзгыятьне тотрыкландыруда республика парламенты нинди роль уйнады?

 90 нчы еллар азагында беренче чакырылыш ТР Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән дәүләт программалары күп елларга алгарак китеп республиканың тотрыклы социаль-икътисадый үсешенең хокукый нигезен салды.

Икътисадый кризис, финанс-кредит системасының җитди кимчелекләре аркасында килеп чыккан инфляция процесслары 90 нчы елларның икенче яртысында тормыш бәясенең кыйммәтләнүенә, социаль әһәмияткә ия товарларга һәм хезмәтләргә бәяләрнең артуына китерде. Республиканың совет чорында хәрби ведомстволарның дәүләт заказларын үтәгән машина төзелеше һәм халык хуҗалыгының кайбер башка тармаклары бер сәгать эчендә заказларсыз, ягъни эшсез калды.

1996 елның 8 июлендә Дәүләт Советы Татарстан Республикасының икътисадый һәм социаль үсеше дәүләт программасын раслады. Доклад белән ТР Премьер-министры Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады.

Хәрби сәнәгать комплексын реформалаштыру башланды. Дәүләт программасы ул еллардагы тискәре күренешләрне йомшартырга, республика сәнәгатен саклап калырга һәм татарстанлыларның керемнәре кимүне мөмкин кадәр киметергә мөмкинлек бирде.

9. Тузган торакны бетерү программасын гамәлгә ашыру кайчан башланды?

1996 елның 13 июнендә «Тузган торакны бетерү өчен максатчан салым турында» республика законы кабул ителде, ул Татарстанның социаль йөзен тамырдан үзгәртте.

Илдә иң масштаблы социаль-икътисадый программаларның берсе – тузган торакны бетерү программасын тормышка ашыра башлау инициаторы Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев булды. Ул 1995 елның 23 октябрендә чыгарган Указы белән җимерек торакларга каршы  кискен көрәш  игълан итте.

Закон билгеләнгән ставкадан һәм продукцияне (эшләр, хезмәт күрсәтүләрне) реализацияләүнең факттагы күләменнән чыгып исәпләнгән максатчан салым күләмен билгеләде. 1996 елга бу салым 0,3 % тәшкил иткән булса, 1997 елга - 0,6 % һәм алдагы елларга - 1 %.

1996 елда 300 млн. сумнан башланган,  Тузган торакны бетерү өчен товар җитештерүчеләр тарафыннан түләүләр ел саен арта барып, 2004 елда 4 млрд. сумга якын булды. Программаның гамәлдә булу чорында барлыгы  20 млрд. 600 млн. сум җыелды.

Программаны кабул итү вакытына Татарстанда 120,2 мең кеше тузган йортларда яшәгән булып, бу республика халкының гомуми саныннан 3,3 % тәшкил итте. 1996 - 2004 елларда гомуми мәйданы 2 млн. 905,9 мең кв.м. булган 52 835 фатирлы 1763 торак йорт төзелде.

2004 елда Тузган торакны бетерү программасы тәмамланды, аңа алмашка бүгенге көнгә кадәр гамәлгә ашырыла торган социаль ипотека программасы килде. Яңа программаның кануный нигезен, тиешле законны кабул итеп, Дәүләт Советы тәэмин итте.

10. ТР Дәүләт Советының чираттан тыш утырышларында нинди аеруча резонанслы мәсьәләләр каралды?

25 ел эчендә ТР Дәүләт Советы 4 тапкыр чираттан тыш утырышка җыелды.  

Иң резонанслы мәсьәләләр буенча чираттан тыш утырышлар 2012 һәм 2014 елларда чакырылды.

Дүртенче чакырылыш Дәүләт Советының чираттан тыш утырышын чакыру турындагы карар 2012 елның 3 августында, 19 июльдә Казанда республиканың мөселман лидерларына карата кылынган террорчылык актыннан соң, кабул ителде. Һөҗүм нәтиҗәсендә Татарстан мөфтие урынбасары Вәлиулла хәзрәт Якупов һәлак булды, ә мөфти үзе авыр  яраланып могҗиза белән исән калды.

Депутатлар «Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында» республика законына үзгәрешләр керттеләр. Хәзер, рухани булып эшләү өчен, махсус белем алырга һәм аттестация узарга кирәк.

Дин әһелләре дә,  депутатлар да күп тапкырлар билгеләп үттеләр – җәмәгатьчелек гадәттән тыш хәлнең тиз арада тикшерүне һәм җинаятьчеләрне тотып җавапка тартуны көтә. Ә дин өлкәсендә  барлык каршылыкларны бергәләп кенә җиңәргә мөмкин.

2014 елның 27 февралендә ТР Дәүләт Советының  чираттан тыш утырышында "ТР парламентының (Дәүләт Советының) Кырым Автономияле республикасы халыкларына мөрәҗәгате" кабул ителде.

"Татарстан Республикасы Дәүләт Советы ...  бер-берсенә  каршы торучы  якларны дәүләт эчендәге каршылыкларны  тыныч юл белән, сәяси-дипломатик ысуллар белән хәл итәргә өнди, - диелә Мөрәҗәгатьтә. - Без  конфликтны Кырым автономиясенең конституциячел-хокукый статусы тайпылышсыз сакланган рәвештә хәл итү яклы". Татарстан Республикасы Дәүләт Советы конфликтларны җайга салу процессында закон өстенлегенең тыныч механизмнарын кулланырга һәм БМОның төп документларында беркетелгән кеше һәм граждан хокукларын үтәүнең какшамас принципларын кулланырга кирәк дип саный.

11. "2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе турында" закон кайчан кабул ителде?

2015 елның 10 июнендә ТР Дәүләт Советы утырышында 2030 елга кадәр Татарстанның социаль-икътисади үсеше стратегиясе закон статусында расланды. Стратегия заманча тикшеренүләр һәм теорияләрне, шулай ук  алдынгы карашлы Россия белгечләрен һәм республика җәмәгатьчелеген җәлеп итеп, дөньякүләм тәҗрибәне исәпкә алып эшләнде.

Документның төп максаты: Татарстан-2030 – глобаль конкурентлыкка сәләтле тотрыклы регион. 2030 елга Стратегия нигезендә республика югары үсешкә ирешкән, хезмәт бүленешенең халыкара системасына кергән көчле регион булырга тиеш.

Стратегиядә төп өстенлек сыйфатында заманча икътисадның нигезен тәшкил итүче, глобаль конкуренциядә уңышка ирешү ачкычы булган кеше капиталы билгеләнгән. Регион үсешенең уңышы аның халкының яшәү сыйфатына, уңышлы эшли торган кеше капиталының сыйфатына һәм санына бәйле.

 2016 елда республиканың барлык муниципалитетлары үзләренең үсеш стратегияләрен кабул итте.

Татарстан стратегик планлаштыруда программалы алым кулланган РФ субъектларының беренчеләреннән булды. Туксанынчы елларда республикада халык хуҗалыгын тотрыклыландыру һәм базар мөнәсәбәтләренә күчү программасы (1991 ел), Икътисадый һәм социаль алгарыш дәүләт программасы (1996-2001 еллар) гамәлдә булды. Аннары эзлекле рәвештә 3 бишъеллык программа кабул ителде һәм гамәлгә ашырылды.

Стратегия өчен фаразлар 2015 елда формалашкан  булганлыктан бүген барган геосәяси һәм гомумдөньякүләм финанс процесслары исәпкә алынмаган. Әмма тулаем региональ продуктны 2030 елга 5 трлн. сумга кадәр арттыру бурычы үзгәрешсез кала бирә. 2019 ел нәтиҗәләре буенча бу күрсәткеч 3 трлн. сумнан артып киткән.

12. ТР Президентының еллык Юлламасын игълан итү процедурасы нинди закон акты белән каралган?       

ТР Президентының ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасын тәкъдим итү ТР Конституциясе белән каралган.

1992 елдан 2002 елга кадәр Татарстан Президенты, 1992 елда редакцияләнгән  ТР Конституциясенең 111 маддәсенең 6 пункты нигезендә, парламентка республиканың эчке һәм тышкы хәле турында доклад тәкъдим итте. 2002 елдан башлап ТР Президенты Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык Юллама белән мөрәҗәгать итә. Мондый тәртип 2002 елда редакцияләнгән Татарстан Республикасы Конституциясенең 94 статьясындагы 6 пунктында язылган.

Россиядә Дәүләт Думасы депутатларына һәм Федерация Советы әгъзаларына мондый мөрәҗәгатьләр тәҗрибәсен Президент Борис Ельцин кертте: 1991-1999 елларда ул парламент алдында алты тапкыр (беренче тапкыр - 1994 елның 24 февралендә) чыгыш ясады. РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга 15 тапкыр (беренче тапкыр - 2000 елның 8 июлендә), Дмитрий Медведев - дүрт тапкыр (беренче тапкыр - 2008 елның 5 ноябрендә) мөрәҗәгать итте.

ТР Президенты Юлламасын игълан итү тантанасына Дәүләт Советы депутатларыннан тыш, Хөкүмәт әгъзалары, Конституция һәм Югары судларның рәисләре һәм судьялары, ТР Прокуроры, Үзәк сайлау комиссиясе рәисе, Хисап палатасы башлыгы, Иҗтимагый палата әгъзалары һәм төп конфессияләр башлыклары, муниципаль районнар җитәкчеләре, башка югары дәрәҗәле затлар, шулай ук ММЧ вәкилләре чакырыла.

Президент чыгышы турыдан-туры теле- һәм радиоэфирда трансляцияләнә.

2019 елның 25 сентябрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына чираттагы еллык Юллама белән чыгыш ясады.

13. Татарстан Республикасы Дәүләт гимны музыкасы һәм сүзләре кайчан барлыкка килде?

2013 елның 21 февралендә Дәүләт Советы "Татарстан Республикасы Дәүләт гимны текстын раслау турында" ТР законын кабул итте.

 Татарстан Дәүләт гимны тарихыннан

1990 елда республикада үзгәргән тарихи шартларда яңа статус алу белән дәүләт символикасы турындагы мәсьәлә килеп басты.

ТАССР Югары Советы Карары белән гербның, гимнның һәм флагның иң яхшы проектына конкурслар игълан ителде. Ул вакытта конкурс сайлавында гимнның иң яхшы вариантына бары тик музыкаль әсәрләр - клавирлар һәм сүзләрсез партитуралар гына кабул ителәчәк, дип әйтелде. Ике дәүләт телендә - татар һәм рус телләрендә  текстлар булдыру бурычы соңрак вакытка кичектерелде. 1993 елның 14 июлендә күренекле татар композиторы Рөстәм Яхинның музыкаль әсәре Татарстан Республикасы Дәүләт гимны сыйфатында республика Югары Советы Карары белән расланды.

20 елдан соң Дәүләт гимнының сүзләрен булдыру мәсьәләсе яңадан килеп басты. Казанда Бөтендөнья җәйге универсиадасын уздыру вакыты якынлашып килгәндә бу тема аеруча актуаль булды. Мәсьәләнең куелышы элеккечә калды: гимн тексты Татарстанның ике дәүләт телендә лаеклы яңгырарга һәм, нинди милләттән булуына карамастан, республиканың барлык халкын берләштерә торган булырга тиеш.

Гимн текстына конкурс 2011 елның 15 декабрендә Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан игълан ителде. Текстлар 2012 елның 1 гыйнварыннан 1 июленә кадәр кабул ителде. Конкурс комиссиясен ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова җитәкләде.

Конкурс комиссиясе 182 гаризаны теркәде. Нәкъ менә шушы вариантлардан иң яхшы эшләр сайлап алынды.

Бәйгенең җиңүчесе Рамазан Байтимеров тексты булды, аның шигыренә 1970 елларда Рөстәм Яхин тарафыннан “Туган ягым” җыры язылган булган. Рус теленә текстны яшь шагыйрь Филипп Пираев тәрҗемә иткән.

14. Парламент контроле функцияләре кайсы вакыттан гамәлгә ашыра?

Татарстан Дәүләт Советы – республика тарихында контроль функцияләренә дә ия булган беренче парламент.

1996 елның 7 февралендә «Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Парламент контроле комитеты турында» республика законы кабул ителде. Республика парламенты контроль функцияләрен алды. Беренче чакырылыш вакытында гына да дистәләрчә җитди тикшерүләр уздырылды, гражданнарның, хезмәт коллективларының йөзләрчә хатлары һәм гаризалары каралды. Кабул ителгән чаралар республика бюджетына һәм бюджеттан тыш фондларга 220 миллион сумга якын акчаны кайтарырга мөмкинлек бирде.

Закон проекты буенча килештерү комиссиясе төзелде.  Барыннан да бигрәк 10 статьяның нигезләмәләре бәхәсләр тудырды, анда сүз Парламент контроле комитетының Татарстанда кеше хокукларын һәм ирекләрен үтәүне контрольдә тотуы турында бара. Конституция нигезендә кеше хокуклары һәм ирекләре гаранты булып Президент тора. Депутатлар тарафыннан республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институты булдыру турында закон чыгару инициативасы белән чыгу  шарты белән килешүгә ирешелде.

15. Татарстан Республикасы законнары текстларының  рус һәм татар телләрендә тәңгәллеген  кем тәэмин итә?

1997 елның 26 декабрендә республика законнарын һәм Дәүләт Советының карарларын татар һәм рус телләрендә идентификацияләү өчен махсус эксперт комиссиясе төзелде.

Дәүләт Советында икетеллелек өчен республикада иң яхшы техник шартлар булдырылды. Парламент бинасында узган сессияләрдә, парламент тыңлауларында, матбугат конференцияләрендә синхрон тәрҗемә ясала.

Комиссия җитәкчесе итеп парламент рәисе урынбасары Ренат Харисов, әгъзалары итеп – Хатып Газизов, Сабирхан Мөхәррәмов, Тәүфикъ Сафин һәм Мөнир Хөсәенов билгеләнде. Комиссия экспертлар җәлеп итәргә, текстларның бәйсез экспертизасын билгеләргә хокуклы иде. Закон чыгару инициативасы субъектлары моннан соң парламентка закон һәм карар проектларын ике дәүләт телендә тәкъдим итәргә тиеш.

Алтынчы чакырылышта Римма Ратникова җитәкчелегендәге комиссиягә депутатлар Илшат Әминов, Ркаил Зәйдуллин, Рамил Төхвәтуллин керде.

16. Беренче "Хөкүмәт сәгате" кайчан булды?

1999 елның 20 гыйнварында Дәүләт Советында беренче тапкыр парламент белән башкарма хакимият арасындагы мөнәсәбәтләрнең мөһим формасы булган «Хөкүмәт сәгате» узды.

Дәүләт Советы тарихында беренче тапкыр "Хөкүмәт сәгате" 1998 елда Министрлар Кабинетының закон проекты эшчәнлеге һәм яңа елга бурычлар турында фикер алышуга багышланган иде. Алга таба мондый эш формасы парламент сессияләрендә даими рәвештә кулланыла башлады.

"Хөкүмәт сәгатендә", кагыйдә буларак, җәмгыятьтә иң актуаль мәсьәләләр турында фикер алышалар. Соңгы елларда парламентарийлар республика Министрлар Кабинеты белән берлектә җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүнең яңа системасына күчү, туган телләрне укыту, квалификацияле эшче кадрлар әзерләү системасы, пенсионерларны социаль яклау һәм яклау чаралары һ.б. мәсьәләләр карады.

"Хөкүмәт сәгате" парламент контролен гамәлгә ашыру формаларының берсе булып тора. Сорауларны карау нәтиҗәләре буенча Дәүләт Советы башкарма, муниципаль хакимият органнарына йөкләмә һәм тәкъдимнәр бирергә, закон чыгару инициативасы белән федераль дәрәҗәгә чыгарга, парламент тыңлаулары уздырырга мөмкин.

17. Дәүләт Советы республикада нинди контроль органнарын булдырды?

2000 елның 29 июнендә Татарстанда Дәүләт Советы Карары белән Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасы гамәлгә куелды. Шул ук утырышта Татарстан Республикасы Конституция судының беренче составы сайланды.

Татарстан Россиядә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил барлыкка килгән тугызынчы субъект булды. Илдә бу вазыйфа РФ Конституциясендә беркетелгән иде. Шуңа күрә Дәүләт Советына да республиканың Төп законына өстәмә кертергә туры килде.

Беренче омбудсмен итеп Казанның Киров районы прокуроры булып эшләгән, соңгы өч чакырылыш ТР халык депутаты, РФ һәм ТР атказанган юристы Рәшит Вәгыйзов сайланды. Вәкаләтле вәкил аппараты юристлары эшли башлауның беренче атнасында  ук 30 кеше кабул итте, 100 дән артык хат алды. Бу вазифада Рәшит Вәгыйзов 2010 елга кадәр рәттән ике срок эшләде.

Бүгенге көндә Сәрия Сабурская җитәкчелегендәге вәкаләтле вәкил аппараты нәтиҗәле чаралар комплексы нәтиҗәсендә кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклауны тәэмин итү бурычын уңышлы үти.

Конституция судына килгәндә, тиешле закон 1992 елда ук кабул ителде, әмма судьяларны сайлау  эше 2000 елда гына башкарылды. 29 июньдә Конституция судының 6 судьясы сайланды, рәис итеп Сәйфихан Нәфиев билгеләнде.

Конституция судының бурычы төрле республика һәм җирле инстанцияләрнең конституция-хокукый нормаларны үтәвен катгый күзәтүдән гыйбарәт. Гражданның конституциячел хокуклары бозылган очракта, ул яклау сорап Конституция судына мөрәҗәгать итә ала.

18. Республиканың кайсы законына меңләгән төзәтмәләр кергән һәм аның буенча иң күп  фикер алышулар булган?

 Республика парламенты тарихында зур иҗтимагый резонанс тудырган законнар аз булмады, өстәвенә, алар шактый озак вакыт каралды. 1998 елның 10 июлендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Җир кодексы буенча  иң күп фикер алышучылар булды,  закон проектын тикшерү «Татарстан» телеканалы аша туры эфирда трансляцияләде.

Фикер алышу парламентта гына түгел, бәлки  күпләгән хезмәт коллективларында булды, закон проектына  аерым гражданнардан тәкъдимнәр кабул ителде  – барлыгы меңнән артык төзәтмә керде.

ТР Җир кодексында беренче тапкыр гражданнарга һәм юридик затларга, шул исәптән чит ил кешеләренә, милек хокукында җир кишәрлекләре сатып алу мөмкинлеге бирелде.

Кодексны икенче укылышта карау вакытына парламент бинасына гражданнар пикетына җыелган халык кереп тулды. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне сату маддәсе буенча дискуссия иң кискен килеп чыкты. Сәнәгать предприятиеләрен хосусыйлаштыруның ачы тәҗрибәсен татыган халык җирне хосусыйлаштыру идеясен куркып кабул итте. Республика Президенты Минтимер Шәймиев компромисс формулировка тәкъдим итеп халыкны ышандыра алды. Җир кодексының соңгы вариантында 104 статьяда («Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне сатып алуның өстенлекле хокукы»): «Крестьян (фермер) хуҗалыгына яисә авыл хуҗалыгы оешмасына караган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлеген сатканда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан вәкаләт бирелгән орган, катнаш территориядә урнашкан авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян (фермер) хуҗалыклары әлеге җир кишәрлеген сатып алуның өстенлекле хокукына ия».

Өченче укылышта тавыш биргәндә ТР Җир кодексын кабул итүне яклап 72 депутат тавыш бирде , 6 депутат "каршы" булды, 4 депутат "тоткарланды".

Россия Федерациясе Җир кодексы бары тик 2001 елда, Татарстанныкы кабул ителеп өч ел узгач кына, имзаланды.

19. Парламент тарафыннан нинди иҗтимагый чаралар үткәрелә?

Узган 25 елда Дәүләт Советында күп кенә күркәм традицияләр барлыкка килде.

Ел саен Дәүләт Советында тантаналы шартларда Россиянең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы уздырыла. Гражданның төп документын Дәүләт Советы Рәисе кулыннан 20-30 егет һәм кыз ала.

Шулай ук профессиональ вазыйфага Дәүләт Советы тарафыннан беренче тапкыр сайланган җәмәгать судьяларына таныклыклар тантаналы рәвештә тапшырыла.

2009 елдан бирле республика мәктәпләрендә уңышлы үткәрелеп килгән парламент дәресе – матур традицияләрнең берсе.

2020 елда уздырылган «Традицияләрне саклап, киләчәкне төзибез» дип аталган парламент дәресе ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды.

 Дәүләт Советында даими рәвештә Ачык ишекләр көне, парламентаризм көненә, гомуммилли бәйрәмнәргә багышланган чаралар уздырыла.

Дәүләт Советында күргәзмәләр оештыру традицияләре барлыкка килде (беренче тапкыр Яшел Үзәннән яшь рәссамнарның эшләре күрсәтелде). 1995 елның 23 декабрендә Дәүләт Советында Мәгариф министрлыгы ярдәмендә “Заречье” өстәмә белем бирү мәктәбе педагоглары һәм түгәрәкләргә өйрүчеләр тарафыннан оештырылган беренче парламент чыршысы булды.

Депутатлар парламент аппараты хезмәткәрләре белән бергә хәйрия, экология чараларында, спорт ярышларында актив катнашалар. "Мәрхәмәт - Милосередие" хатын-кызлар берләшмәсе патронажы астында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән хатын-кызлар арасында "Татарстан энҗесе" дип аталган уникаль конкурс уздырыла.

20. ТР Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы кайчан төзелгән?

 2004 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының яшьләр хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен законнар белән җайга салу өлкәсендәге эшчәнлегенә ярдәм итү, яшьләр проблемаларын хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләү, яшьләр өчен законнар чыгару күнекмәләрен үзләштерүдә һәм Татарстан Республикасы яшьләренең Россия яшьләр парламентаризмы хәрәкәтендә катнашуы өчен шартлар тудыру максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы оештырылды.

2019 елда ТР Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасына алмашка  Яшьләр парламенты килде.

Яшьләр парламентын формалаштыру буенча конкурста дүрт йөздән артык кандидат катнашты.

Яшьләр парламенты өч категория яшьләрдән конкурс нигезендә формалашты: 45 кеше Татарстанның муниципаль районнары һәм шәһәр округлары яшьләрен тәкъдим итә, 35е – яшьләр һәм балалар иҗтимагый берләшмәләрен, сәяси партияләрне тәкъдим итә, ә яшьләр парламентының 20 әгъзасы – үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр.

Агымдагы чакырылыш ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентын Шимина Нина Константиновна җитәкли.

21. Татарстан Дәүләт Советының  чит ил парламентлары һәм РФ субъектларының төбәк парламентлары белән үзара эшчәнлеге

Дәүләт Советы чит ил партнерлары белән хезмәттәшлек турында 10 килешү һәм беркетмәләр, шулай ук Россиянең 36 субъекты белән 41 килешү төзеде.

 Чит ил партнерлары арасында - Көнчыгыш Казахстан өлкә мәслихәте (Казахстан Республикасы), Нью-Йорк штаты Ассамблеясе һәм Сенаты (АКШ), Төркия Республикасының Бөек Милли җыены, Төрекмәнстан Мәҗлесе, Чехия Республикасы Парламенты Сенаты, Квебек Милли җыены (Канада). Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге парламентарийлары белән конструктив хезмәттәшлекнең  дә саллы тәҗрибәсе тупланган.

2006 елның апрелендә Татарстан Дәүләт Советы һәм Ярославль өлкәсе Дәүләт Думасы арасында хезмәттәшлек турында килешү әзерләү барышында яңа традиция барлыкка килде – моннан соң һәр парламентара килешүдә ватандашларга – Россиянең теге яки бу төбәгендә яшәүче татарларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән статья бар.

22. Парламент үзәге ачылу белән Дәүләт Советының эш шартлары ничек үзгәрде? 

2006 елның 12 октябрендә парламент эшен оештыруда үрнәк булып торган техниканың соңгы казанышлары буенча җиһазландырылган Парламент үзәген ачу тантанасы булды.

Парламент үзәгенә турыдан-туры телевизион һәм радиотрансляция системасы, синхрон тәрҗемә, интернет-трансляцияләр оештыру мөмкинлеге, китапханә, музей, чит ил делегацияләрен кабул итү залы, телевизион комплекс, матбугат бүлмәсе кергән. Зур холлда республиканың закон чыгару органы җитәкчеләре портретлары галереясы урнашкан.

Парламент үзәгендә даими рәвештә чит ил делегацияләре, студентлар һәм мәктәп укучылары, "Ачык ишекләр көне" кысаларында Дәүләт Советына чакырыла торган кунаклар төркемнәре йөри.

23. ТР Дәүләт Советының бүләкләү рәвешләре нинди?

2015 елның апрелендә Татарстан Дәүләт Советының «Парламентаризм үсешенә өлеш керткән өчен» мактау билгесе гамәлгә куелды. 5 ел эчендә 35 кеше аның ияләре булды. Дәүләт Советының мактаулы билгесе белән республикада парламентаризм, граждан җәмгыяте законнарын үстерүгә аерым өлеш керткән, актив иҗтимагый-сәяси эшчәнлек алып барган  Россия гражданнары һәм чит ил гражданнары  бүләкләнергә мөмкин.

Мактаулы билге тантаналы шартларда Дәүләт Советы Рәисе яки аның урынбасары тарафыннан тапшырыла. Бүләк күкрәкнең уң ягына тагыла.

2015 елның маенда беренче мактаулы билгегә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев лаек булды.

Дәүләт төзелешенә, социаль-икътисадый һәм мәдәни үсешенә зур өлеш керткән өчен бүләкләү сыйфатында шулай ук Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырыла.

24. Дәүләт Советында кайсы вакыттан музей эшли?

2006 елның ноябрендә Дәүләт Советы тарихы музее ачылды, соңрак ул Татарстан парламентаризмы музеена үзгәртелде.

Музейда меңнән артык экспонат тәкъдим ителгән, алар Россия һәм Татарстан парламентарийлары кабул иткән иң мөһим карарлар турында сөйлиләр. Монда шулай ук закон текстлары, сайлаулар турындагы нигезләмәләр, агитация продукциясе, аналитик материаллар, сайлаучылар һәм депутатларның фотосурәтләре, халык вәкилләренең шәхси әйберләре - хатлар, язма китаплар, бүләкләр җыелган.

Экспонатлар музейлар фондыннан, китапханәләрдән, депутатларның һәм парламент җитәкчеләренең шәхси архивларыннан тулыландырылган. Музейда чит ил делегацияләре һәм дәрәҗәле кунаклар тарафыннан бирелгән истәлекле бүләкләр дә саклана.

Музейга даими рәвештә мәктәп укучылары, студентлар, танылган мәдәният, сәнгать, сәясәт эшлеклеләре, парламент кунаклары килә.

25. Парламент чыршыларын уздыру традициясе кайчан салынган?

 Дәүләт Советы беренче чакырылыш эшенең беренче елында хәйриячелек парламент чыршыларын уздыру традицияләрен булдырды – Дәүләт Советында беренче парламент чыршысы 1995 елның 23 декабрендә узды. Аңа дәүләт кайгыртуына мохтаҗ  булган йөзләгән бала чакырылган иде. Хәйрия традицияләре бүгенге көнгә кадәр дә дәвам итә. Ел саен республикада беренче хәйрия чыршысы  "Мэрхэмэт" - "Милосердие" депутат берләшмәсе тарафыннан уздырыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International