Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы закон проекты беренче укылышта кабул ителде

2025 елның 29 октябре, чәршәмбе, 12:44

2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

2026 елда керемнәр 100,1 млрд сум тәшкил итәчәк, 2025 елның расланган бюджетына карата үсеш – 6,9%. Чыгымнар фонд керемнәре күләме дәрәҗәсендә планлаштырыла, шул рәвешле, 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 елларның план чорына фонд бюджеты балансланган һәм дефицитсыз булыр дип планлаштырыла.

"ММИ фонды бюджеты чыгымнары структурасында иң зур өлешне еллар дәвамында «Сәламәтлек саклау" бүлеге чыгымнары тәшкил итә, бу 99,3%", - дип билгеләп үтте Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев.

Бюджетның керем өлешенең төп чыганаклары булып Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды субвенцияләре, Татарстан бюджетыннан бюджетара трансфертлар һәм РФ субъектларының ММИ территориаль фондлары бюджетларыннан бюджетара трансфертлар тора. «ММИ Федераль фонды бюджетыннан субвенция агымдагы елга караганда 6,3 млрд. сум үсеш белән 87 млрд. сум күләмендә фаразлана", – дип белдерде фонд  директоры Алсу Мифтахова.

2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы закон проектына төзәтмәләр 14 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк, аннары документ икенче укылышта каралачак.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International