Дәүләт Советы депутатлары гражданнарны дистанцион режимда кабул итә

2020 елның 31 марты, сишәмбе, 09:31

Агымдагы елның март аенда, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, гражданнарның республика Дәүләт Советына мөрәҗәгатьләре саны ике мәртәбә артты. Әйтик, 2019 елның мартында 162 мөрәҗәгать теркәлгән булса, быелның мартында - 363. Бу хакта бүген Дәүләт Советы Аппаратының Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге мөдире Илнур Бәдретдинов сөйләде.

Гражданнарны депутатлар һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан кабул итү бер генә минутка да тукталмады, дөрес, уңайсыз эпидемиологик вәзгыять һәм коронавирус  инфекциясен таратмау буенча чаралар күрү зарурлыгы аркасында эш дистанцион режимда алып барыла, - дип ассызыклады Илнур Бәдретдинов.

Ул шулай ук гражданнар Дәүләт Советы депутатларына түбәндәге элемтә чаралары аша  мөрәҗәгать итә ала: почта адресы буенча – 420060, Казан шәһәре, Ирек мәйданы, 1 нче йорт; электрон почта адресы буенча: letter@gossov.tatarstan.ru; телефон аша (843) 2921402; электрон документ рәвешендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты (Интернет-кабул итү бүлмәсе); Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатының «Ачык Татарстан» мәгълүмат порталында яисә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайтында (конкрет депутатка мөрәҗәгать иткәндә) шәхси бите аша. Кергән мөрәҗәгатьләрнең барысы да билгеләнгән тәртиптә каралачак.

Язма мөрәҗәгатьләрне карау турында мәгълүматны (843) 2676394, 2676486, 2676487 телефоннары буенча алырга мөмкин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International