Фәрит Мөхәммәтшин "Динамо-Казан" хатын-кызлар волейбол клубын Россия чемпионатында җиңүләре белән котлады

2020 елның 30 марты, дүшәмбе, 08:00

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин «Динамо-Казан» командасының җитәкчелеген, тренерларын һәм уенчыларын 2019/2020 елгы сезонда Россия чемпионатында җиңүләре белән котлады.

Республика парламенты башлыгы Татарстан Республикасы «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте иҗтимагый-дәүләти оешма Советы Рәисе Әсгать Сәфәров, Клуб директоры Сергей Чернышов һәм баш тренер Ришат Гыйләҗетдинов адресына котлау телеграммалары юллады.

"Ирешелгән нәтиҗә зур уңышларның "Динамо" спорт җәмгыятенең системалы җайга салынган эше, команданың фидакарь хезмәте, тренерлар составының югары осталыгы,  спортчыларның җиңүгә омтылышы нәтиҗәсендә мөмкин булуын раслады", - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин Әсгать Сәфәровка телеграммасында. Ул шулай ук алга таба да Татарстанда волейболны  үстерү эшендә уңышлар теләде.

"Татарстан волейболчыларының  клуб тарихында алтынчы тапкыр бу абруйлы титулны яулавы белән горурланабыз", - диелә "Санкт-Петербург" волейбол үзәгенә юлланган телеграммада.

Коронавируслы вәзгыять аркасында волейбол буенча Россия хатын-кызлар чемпионаты вакытыннан алда төгәлләнде. Даими чемпионат нәтиҗәләре буенча иң яхшы команда булып "Динамо-Казан" танылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International