Депутатлар илгә коронавирус афәте янаган чорда гражданнарга актив ярдәм итә

2020 елның 7 апреле, сишәмбе, 16:48

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең региональ волонтерлар үзәкләре вәкилләре белән коррупциягә каршы көрәш буенча видеоконференция режимында узган киңәшмәдә катнашты. Утырышны партия рәисе Дмитрий Медведев үткәрде.

Дмитрий Медведев игътибарны "Бердәм Россия"нең, коронавирус эпидемиясе беткәнче илнең барлык төбәкләрендә гражданнарга тиешле ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәгенә юнәлтте.

"Без федераль Ситуацион үзәк төзедек, ул көн саен дистәләрчә мең шалтырату эшкәртә һәм бөтен Россия буенча 80 меңнән артык волонтер эшен оештыра. Адреслы ярдәм күрсәтүгә меңләгән гариза реаль вакыт режимында башкарыла. Иреклеләр кешеләргә азык-төлек продуктлары һәм вирустан саклану өчен кирәк-яраклар илтә, өлкәннәр турында кайгырта, тәүлек буе хастаханәләрдә булган медицина хезмәткәрләре гаиләләренә ярдәм итә", - дип билгеләп үтте ул һәм шул рәвешле илдә авыруның кискен таралуына юл куймаска мөмкин булуын искәртте.

Партия рәисе “Бердәм Россия” эшмәкәрләргә, РФ Президенты кабул иткән дәүләт ярдәме чараларыннан тоткарлыксыз файдалана алсын өчен, профессиональ юридик ярдәм күрсәтергә әзер булуына игътибарны юнәлтте. Ул шулай ук  бүгенге катлаулы вәзгыятьтә  гражданнарның, шул исәптән эштән азат ителү янаганнарның хокукларын яклау  "Бердәм Россия" өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе, дип атады.

Фәрит Мөхәммәтшин Дмитрий Медведевка республикада инфекция таралуга каршы тору чаралары турында мәгълүмат бирде. Республикада хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә, шул исәптән иҗтимагый оешмаларның актив катнашында, системалы эш җайга салынган, дип ассызыклады ул. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов вәзгыятьне аерым контрольдә тота.

Татарстанда “Бердәм Россия” партиясе рәисенең Иҗтимагый кабул итү бүлмәсе базасында төзелгән гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча волонтерлык үзәге, партиянең җирле бүлекчәләре белән берлектә, 1800 гариза буенча адреслы ярдәм күрсәткән.

Республикада “Бердәм Россия” партиясе волонтерларына җәмәгатьчелекнең  ышанычы арта. Бу хакта мөрәҗәгать итүчеләр саны, гамәлгә ашырылган мөрәҗәгатьләр күрсәткече дә сөйли. Партиянең Казандагы волонтерлык үзәгенә тәүлеккә 150-170 кеше шалтырата», - дип хәбәр итте Татарстан парламенты башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин гражданнарга ярдәм күрсәтү эшенә республика парламенты депутатлары, шулай ук хакимиятнең җирле вәкиллекле органнары актив катнашуын билгеләп үтте.

"Алар үз сайлау округларында конкрет кешеләргә ярдәм итә. Бу бермандатлыларга да, партия исемлеге буенча сайланучыларга да кагыла. Ялгыз инвалидлар, өлкән яшьтәге кешеләр өчен азык-төлек сатып алу, шулай ук башка хезмәтләр тәкъдим итү фактлары күп, - дип билгеләп үтте “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлекчәсе Секретаре. - Кайвакыт безгә мөрәҗәгать иткән гражданнар азык-төлектән битәр хокукый, юридик яисә башка консультацияләргә мохтаҗ».

Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, коронавируска каршы көрәшкә «Татнефть» компаниясе зур өлеш кертә, ул үз предприятиеләрендә вирустан саклану чаралары җитештерүне оештырган, социаль хезмәтләр күрсәтүчеләр өчен махсус киемнәр теккән, республиканың  көньяк-көнчыгыш шәһәрләренә ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналарын ягулык белән бушлай тәэмин итүне оештырган, шулай ук кайбер районнарның җирле коммуналь предприятиеләре өчен дезинфекция ясау чараларын сатып алган.

Республиканың кайбер предприятиеләре, шул исәптән «Алабуга» МИЗ резидентлары, үз производстволарын корона пандемиясе чорында дефицит эшләнмәләр җитештерүгә юнәлдергәннәр.

Йомгак ясап, Дмитрий Медведев: “Бездә абсолют стандарт булмаган вәзгыять. "Бердәм Россия" партиясе беренче тапкыр мондый вариантта эшли. Дөньяда да, безнең илдә дә вәзгыять катлаулы. Без һәрвакыт партиябезнең күпсанлы булуы, безнең өчен күпләрнең тавыш бирүе  белән горурлана идек. Болар барысы да яхшы, әмма болар барысы да хәзерге вәзгыятьтә, барыннан да элек, безнең илгә, безнең кешеләргә бу бик авыр сынауны җиңәргә ярдәм итү өчен кирәк. Бу шартларда безнең партиянең мөмкинлекләре, шул ук вакытта җаваплылыгы гаять зур. Әйдәгез, гражданнарның  безгә ышанычы очраклы булмавын исбат итик".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International