Фәрит Мөхәммәтшин республика бердәмроссиялеләрен партиянең туган көне белән котлады

2025 елның 1 декабре, дүшәмбе, 07:00

Бүген «Бердәм Россия» партиясе оешуга 24 ел тула. Партиягә 2001 елның 1 декабрендә «Бердәмлек» һәм «Ватан» берләшмәсенең өченче съездында нигез салына, анда хәрәкәтне «Бердәмлек һәм Ватан» – Бердәм Россия Бөтенроссия партиясенә үзгәртү турында карар кабул ителә. Республика бердәмроссиялеләрен әлеге мөһим вакыйга белән Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин котлады. 

 «Инде чирек гасырга якын без сезнең белән Ватанга хезмәт итү, аның тотрыклылыгы һәм үсеше, ил мәнфәгатьләрен, һәр гражданның хокукларын һәм ирекләрен яклау юлында ышанычлы хәрәкәт итәбез, – дип басым ясаган Фәрит Мөхәммәтшин. – Шушы еллар эчендә «Бердәм Россия» илнең әйдәп баручы сәяси көче статусын алды, төрле карашлы һәм мәдәниятле кешеләрне илебезнең лидеры Владимир Путин тирәсенә, безнең уртак кыйммәтләребез һәм идеяләребез тирәсенә берләштерде. Сайлау нәтиҗәләре буенча сайлаучыларның ышанычы – бу олы юлның төп нәтиҗәсе, һәм без Россиянең һәм Татарстанның киләчәге өчен фидакарьлек белән көндәлек җаваплы эшләрне башкарырга бурычлыбыз».

Парламент җитәкчесе искәрткәнчә, хәзерге вакытта эре төбәк партия оешмасы эгидасы астында республикада төрле дәрәҗәдәге куәтле, әзерлекле депутатлар корпусы уңышлы эшли, системалы хокукый база формалаша, үсешнең милли максатлары, партия проектлары, халык инициативалары нәтиҗәле гамәлгә ашырыла. «Бердәм команда, һәр бердәмроссияленең битараф булмавы һәм ватанпәрвәрлеге нәтиҗәсендә кешеләргә иртәгесе көнгә ышаныч бирә торган әһәмиятле социаль һәм инфраструктур программалар тормышка ашырыла», – дип ассызыклаган Фәрит Мөхәммәтшин.

Бу көннәрдә партиянең Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү декадасы башлана. Фәрит Мөхәммәтшин партия активына, кабул итү бүлмәләре челтәренә, иҗтимагый ярдәм штабына бу эшне барлык үтенечләрне ишетеп, һәр мөрәҗәгатькә җавап алырлык итеп оештырырга куша. «Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә, яңа территорияләрдә яшәүчеләргә ярдәм итүгә аерым басым ясала, – дип мөрәҗәгать итә парламент башлыгы партиядәшләренә. – Бу – «Бердәм Россия»нең принципиаль позициясе һәм безнең уртак гражданлык бурычыбыз».

«Заманча чынбарлык кыю һәм иҗади карарлар таләп итә. Без бергәләп теләсә нинди каршылыкларны җиңеп чыга алуыбызны, сәяси дәвамлылыкны һәм традицион рухи кыйммәтләрне саклап кала алуыбызны, илне һәм республиканы тагын да көчлерәк итә алуыбызны күп тапкырлар исбатладык., Сезнең инициативалы булуыгыз, идеалларга тугрылык, кешеләрнең ихтыяҗларына игътибарлы мөнәсәбәт белән болар барысын да башкарып чыгарбыз дип ышанам», – дип йомгаклаган Фәрит Мөхәммәтшин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International