Фәрит Мөхәммәтшин ил онкологларына: «Сезнең һәр идея һәм яңа инструментлар артында коткарылган гомерләр һәм кешеләр сәламәтлеге тора»

2025 елның 28 ноябре, җомга, 13:58

Татарстанда онкология һәм онкогематология хезмәтен үстерү мәсьәләләре турында Дәүләт Советында киңәйтелгән эш киңәшмәсендә фикер алыштылар, аны уздыру инициативасы белән РФ ФС Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты һәм «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советының Сәламәтлек саклау комиссиясе чыккан иде. Республика җитәкчелеге исеменнән киңәшмәдә катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. 

Утырышта РФ Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты рәисе Сергей Леонов, Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы, Дмитрий Рогачев исемендәге балалар гематологиясе, онкологиясе һәм иммунологиясе медицина тикшеренү үзәге президенты Александр Румянцев, Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Айрат Фәррахов, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, медицина оешмалары, фәнни һәм эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасы депутатларына Казанны онкология авыруларына каршы көрәшне оештыру, парламент контроле һәм норматив тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен мәйданчык итеп сайлаулары өчен рәхмәт белдерде. Парламент җитәкчесе ассызыклаганча, визит кысаларында кунаклар Татарстанның сәламәтлек саклау объектларында – хосписта, Республика клиник хастаханәсендә, Республика балалар клиник хастаханәсенең Балалар онкологиясе, гематологиясе һәм хирургиясе үзәгендә булырга өлгергән. Шулай ук Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты әгъзалары Россиянең әйдәп баручы медицина югары уку йортларының берсе булган Казан дәүләт медицина университетының профессор-укытучылар составы һәм студентлары белән очрашкан.

«Сез Татарстанда гражданнарның сәламәтлеген ныгыту, гомер озынлыгын арттыру, диагностика һәм дәвалауның алдынгы технологияләрен кертү мәсьәләләренә өстенлекле игътибар бирелүенә инана алгансыздыр дип уйлыйм, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Тармак буенча  илкүләм проектлар, федераль һәм республика программалары тулысынча бюджет финанславы белән тәэмин ителә һәм гамәлгә ашырыла».

Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, соңгы биш елда республикада 303 яңа медицина объекты төзелгән, 586 медицина учреждениесенә капиталь ремонт ясалган. Беренчел звеноны модернизацияләү буенча эш дәвам итә – бу муниципаль поликлиникалар, амбулаторияләр һәм ФАПларны төзү, капиталь ремонтлау һәм җиһазлау. «Технологик җиһазлау, сәламәтлек саклауны цифрлаштыру программасы уңышлы гамәлгә ашырыла, бу иң ерак районнарда яшәүчеләрне сыйфатлы медицина ярдәме белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә, – дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин киңәшмәдә катнашучыларга. – Шулай ук кадрлар белән тәэмин итү проблемаларын да «Земство докторы/Земство фельдшеры» программалары хисабына хәл итәбез. 2012 елдан әлеге программалар кысаларында республиканың авыл җирлекләренә 1,2 меңнән артык белгеч җәлеп ителгән. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге инициативаларны эшләүдә, тиешле программаларны гамәлгә ашыруга парламент контролен гамәлгә ашыруда, һөнәри бергәлек белән үзара хезмәттәшлектә парламентның Социаль сәясәт комитеты һәм аның каршындагы Эксперт советы актив роль уйный».

Гомумән алганда, Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, уздырылган эш төп демографик һәм тармак күрсәткечләренең уңай динамикасында чагылыш тапкан. Узган ел йомгаклары буенча Татарстанда гомер озынлыгы 74,5 ел тәшкил итәчәк (Россиядә 16 нчы урында), үлүчеләр саны кими (Идел буе федераль округы төбәкләре арасында иң түбән күрсәткеч, РФ субъектлары арасында 15 нче урында).

«Халык сәламәтлеген саклау өлкәсендә консолидацияләнгән һәм системалы чаралар таләп итә торган мәсьәләләр шактый, шул исәптән закон чыгару планында да, – дип белдерде парламент җитәкчесе. – Шундый сорауларның берсе – яман шешләргә каршы көрәш. Гомуми үлем структурасында онкология, кан әйләнеше системасы авыруларыннан соң, тотрыклы рәвештә икенче урында тора (ТРда –2025 елның ноябренә 16,6%). Әлбәттә, бу безнең бөтен сәламәтлек саклау системасы өчен җитди чакыру».

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, бу чакыруны хәл итүдә мөһим адымнар – сыйфатлы һәм һәркем файдалана алырлык онкологик ярдәм күрсәтү, авыруларны вакытында ачыклау һәм онкоскрининг, кирәкле медицина җиһазлары һәм профессиональ кадрлар булу. «Бүгенге очрашу барышында эшләнгән тәкъдимнәр бу эшне тагын да яхшыртырга ярдәм итәр, безнең алда торган бурычларны хәл итүдә гамәли кулланыш табар дип ышанам. Сезнең һәрбер идеягез, тәнкыйтегез һәм һәр яңа инструмент артында, чын мәгънәсендә, коткарылган гомерләр Һәм гражданнарыбызның сәламәтлеге тора», – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Хәзерге вакытта Россиядә «Онкологик авыруларга каршы көрәш» федераль проекты гамәлгә ашырыла, ул 2030 елга кадәр исәпләнгән «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектына керә. Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы, Дмитрий Рогачев исемендәге Балалар гематологиясе, онкологиясе һәм иммунологиясе медицина тикшеренүе үзәге президенты,  Россия Фәннәр академиясе академигы Александр Румянцев билгеләп үткәнчә, проект кысаларында онкология авыруларыннан интегүче пациентларны дарулар белән тәэмин итү өчен моңарчы булмаган чаралар күрелгән. Шулай ук амбулатор онкологик ярдәм үзәкләре дә булдырылган.

 «РФ субъектларында,  «урыннарда» бу мәсьәләләрнең ничек хәл ителүен карау мөһим, – дип белдерде Александр Румянцев журналистлар белән аралашканда. – 2030 елга кадәр озайтылган программада Россиядә онкология авыруларына каршы көрәш үсешенә кагылышлы яңа юнәлешләр барлыкка килде. Барыннан да элек, безнең компанияләр катнаш дәвалау дип аталган яңа дарулар чыгаруны җайга салдылар. Шулай итеп, бүген мондый пациентларны дәвалау өчен нурланыш һәм химиотерапия генә түгел, иммунотерапия һәм атом-төш медицинасы да кулланыла. Бу продуктларның комбинацияләре үз нәтиҗәләрен бирә. Безнең өчен Татарстанда онкология авыруларына каршы көрәш өлкәсендә медицина ярдәменең югары дәрәҗәдә булуы билгеле».

ММЧ вәкилләре онкология өлкәсендә җайга салуның хокукый мәсьәләләре тулысынча хәл ителгәнме, дип кызыксындылар. Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты рәисе Сергей Леонов билгеләп үткәнчә, зур сораулар юк. Аларның күбесе бюджеттан финанслау аша хәл ителә.  «Барлык геосәяси кыенлыкларга карамастан, Россия бюджетта онкология белән авыручы пациентларны дәвалауга юнәлдерелгән акчаларның элеккеге күләмен саклап кала алды. Моннан тыш, табибларга яман шешне иртә стадияләрдә ачыклаган өчен кызыксындыру түләүләре дәвам итә, –  дип басым ясады Сергей Леонов. – Беренчел онкология авырулары ачыклануның тулаем ил буенча, шул исәптән Татарстанда да,  арта баруы мөһим». 

Шулай ук киңәшмә кысаларында медицинада кадрлар әзерләү мәсьәләләре дә каралды. Сергей Леонов искәрткәнчә, быел март аеннан Россиядә медикларны максатчан укыту турындагы закон гамәлдә. «Төбәкләр бу яңалыкны тормышка ашырыр дип ышанабыз, һәм бу эш системалы характер алачак», – дип йомгаклады сүзен Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты рәисе.

Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, журналистлар белән аралашканда, медицина дәрәҗәсе бер урында гына тормавын, яңа технологияләр онкология авыруларын иртә стадияләрдә ачыкларга һәм күбрәк пациентларны дәваларга мөмкинлек бирүен ассызыклады. «Без Татарстанның иң заманча технологияләрне гамәлгә кертү буенча илнең беренче регионы булуын телибез, – диде депутат. – Без бу технологияләргә федераль дәрәҗәдә өстәмә финанс ресурслары бүлеп бирелсен һәм бу технологияләр Россия субъектлары территориясендә гамәлгә ашырылсын өчен барысын да эшләячәкбез. Асылда бүген Дәүләт Думасы депутатлары теге яки бу юнәлешләр буенча төбәкләрнең позициясен ишетергә килде».

Хәзерге вакытта Татарстанда 127 мең кеше онкология авыруларыннан интегә. Агымдагы елның беренче ун аенда республикада 19 меңнән артык яңа очрак ачыкланган.  Шул ук вакытта соңгы алты елда, республиканың сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев әйтүенчә,  дәүләт сәламәтлек саклау системасының яман шеш белән авыручыларны югары технологияле дәвалауга чыгымнары ун тапкырга диярлек арткан. «Химиотерапевтик дәвалауны финанслау да шактый артты. 2025 елда бу максатларга 4,5 миллиард сумнан артык акча юнәлдерелде», – дип белдерде министр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International