Округларда депутатлар атнасы

2025 елның 28 ноябре, җомга, 14:41

Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, республика муниципалитетларында социаль учреждениеләрдә булдылар, республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.   

28 ноябрьдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов эш сәфәре белән Азнакай районына барды, анда ул ТАССР Верховный Советы Президиумы рәисе Әнвәр Баһаветдиновның тууына 100 ел тулуга багышланган чараларда катнашты. 

27 ноябрьдә Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин Екатеринбургта узган «Россия шәһәре» IX Гомумроссия стратегик үсеш форумы эшендә катнашты. Быел форум лидерлык технологияләренә багышланган иде. «2030 елга кадәрге чорга РФ киңлекләре үсеше стратегиясе һәм җирле үзидарәнең яңа системасы нигезендә терәк торак пунктларны һәм яңа эксперименталь җирлекләрне үстерү» сессиясе кысаларында Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев Казан агломерациясе составында Зеленодольск шәһәрен стратегик үстерү буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, территорияне алга таба үстерү буенча төп мәсьәләләрне һәм мөмкинлекләрне яктыртты.

27 ноябрьдә Дәүләт Советы депутаты Евгений Солтанов Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе һәм юристы, юридик фәннәр докторы Борис Железновны озату мәрәсимдә катнашты. Борис Железнов хәзерге Татарстанның хокукый системасы архитекторларының берсе булды. 1990 еллар башында ул Республика Югары Советының Конституция комиссиясе әгъзасы була. Борис Железнов федераль законнар, конституция һәм Татарстанның башка әһәмиятле хокукый актларын эшләүдә катнашты.

Галим белән хушлашырга туганнары, якыннары, хезмәттәшләре һәм күп санлы укучылары килгән де. «Конституция язу – ювелир эш кенә түгел. Мондый документлар булдыру өчен чын мәгънәсендә иҗатчы булырга кирәк», – диде Евгений Солтанов галимнең Татарстанның конституцион нигезләрен ныгытуга керткән өлешен билгеләп.

26 ноябрьдә Дәүләт Советы депутаты Александр Лившиц Казан шәһәренең Киров районында «Бердәм Россия» партиясе сәяси советының киңәйтелгән утырышында катнашты. Депутат партия проектларын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде. Узган сайлауларга аерым игътибар бирде. Александр Лившиц әйтүенчә, соңгы вакытта активистлар белән эш активлашкан, шуның нәтиҗәсендә җәмәгатьчелек белән багланышларны ныгытуга һәм урыннарда партия инициативаларына ярдәмне көчәйтүгә ирешелгән. Утырыш ахырында гадәттәгечә яңа әгъзаларга Рәхмәт хатлары һәм партия билетлары тапшырылды.

26 ноябрьдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов эш сәфәре белән Югары Ослан районына барды, анда район башлыгы Евгений Варакин белән бергә «Уңышлык» кооперативында булды. Хуҗалык дәүләт ярдәме белән актив үсә. Предприятие Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 10 миллион сум күләмендә грантын алган. Акчалар кошлар чалу цехын төзүгә һәм кирәкле җиһазлар белән тәэмин итүгә, шулай ук «КамАЗ»йөк автомобиле сатып алуга юнәлдерелгән.

Хәләл стандартлары буенча продукция чыгаруга йөз тоткан яңа производство җирле базарны сыйфатлы продукция белән тәэмин итеп кенә калмыйча, район халкы өчен өстәмә эш урыннары да булдырачак. Беренчел мәгълүматлар буенча, цехта ким дигәндә җиде кеше эшләячәк. Айрат Зарипов предприятиенең җитештерү куәтләре белән танышты, бүгенге көндә анда 38 мең баш кош асрала. «Уңышлык» авыл хуҗалыгы кооперативының эше – Югары Ослан районының агросәнәгать секторының дәүләт ярдәме һәм җирле эшмәкәрләрнең район җитәкчелеге белән бердәм командада актив эшләве нәтиҗәсендә уңышлы үсүе ул», – дип ассызыклады Айрат Зарипов.

25 ноябрьдә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина «Батырлык тартмасы» хәйрия акциясен хуплады һәм хастаханәләрдә һәм хосписларда озак дәвалану һәм тернәкләнү уза торган балалар өчен бүләкләр тапшырды. Акция «Бердәм Россия» партиясе тарафдарлары инициативасы белән уза. Кабул итү пунктлары партиянең төбәк бүлекчәләрендә һәм иҗтимагый ярдәм штабларында 2 декабрьгә кадәр ачык. Акциядә һәркем катнаша ала. «Батырлык тартмасы»на карандашлар, фломастерлар, буяулар, китаплар, өстәл уеннары,  уенчыклар, иҗат җыелмалары салырга мөмкин. Җыелган товарлар медицина учреждениеләренә тапшырылачак.

25 ноябрьдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева һәм Дәүләт Советы депутаты Ренат Вәлиуллин «Чит ил студенты көне – 2025» фестиваленең гала – концертында кунакта булдылар. Быел чарада катнашуга 10 илдән 40тан артык студент теләк белдергән, алар шәһәрнең барлык югары уку йортларын тәкъдим итә. Студентлар биш номинациядә көч сынаштылар, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр: туган телләрендә музыкаль композицияләр башкардылар, халык биюләре башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Ренат Вәлиуллин лауреатларны илебезнең иң матур шәһәрләренең берсендә югары белем алу мөмкинлеге белән котлады. Ирина Терентьева билгеләп үткәнчә, мондый чаралар Татарстанның иң зур казанышларының берсе – кече ватанын һәм зур иле Россияне чиксез яратучы талантлы кешеләр булуын күрсәтә.

25 ноябрь көнне Казанда Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясовны искә алу кичәсе узды. Чарада Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашты. ТАИФ төркеме һәм Чүпрәле якташлык җәмгыяте ярдәме белән оештырылган хәтер кичәсе «Танылган шәхесләр» сериясеннән «Рафаэль Ильясов» китабын тәкъдир итүгә багышланган иде.

25 ноябрьдә Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов һәм рәис урынбасары Ольга Воронова Идел буе районы балалар йортында булдылар, хәзерге вакытта анда 29 бала тәрбияләнә.  Депутатлар тәрбияләнүчеләрнең яшәү шартлары һәм белем бирү һәм тәрбия процессының ничек оештырылуы белән таныштылар.

Сәфәр вакытында якын арада балалар өчен офтальмологик һәм стоматологик тикшерү оештыру турында карар кабул ителде. "Уртак тырышлык белән балалар йорты каршында торган мәсьәләләрне хәл итәргә тырышачакбыз. Балалар үсеше өчен иң яхшы шартлар тудырылырга тиеш", – дип белдерде Ольга Воронова.

24 ноябрь көнне Дәүләт Советы депутатлары Эдуард Шәрәфиев, Фәнил Баһаветдинов һәм Азат Җиһаншин махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары белән очраштылар.

"Очрашу бүгенге көндә илебез мәнфәгатьләрен яклаучылар һәм аларның якыннары турында ихлас игътибар һәм кайгырту атмосферасында узды", – дип билгеләп үтте Азат Җиһаншин.

24 ноябрьдә Бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитет рәисе урынбасары Камил Нугаев язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Камил Кәримовны 75 яшьлек юбилее белән котлады һәм юбилярга Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды. Әдәби-музыкаль кичә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узды. Юбилярны ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Язучылар берлеге, татар басмалары вәкилләре котлады.

21 ноябрьдә Казанда Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова «Безнең заман геройлары» премиясе лауреатларын бүләкләде. Бүләкләү тантанасы «Вертолет» яшьләр үзәгендә узды. Бүләкләрне 75 татарстанлы — коткаручылар, волонтерлар, гуманитар миссияләрдә катнашучылар, яшь геройлар һәм хәрбиләр алды. Шулай ук махсус хәрби операция ветераннарына һәм яңа регионнарга ярдәм күрсәтүче оешмаларга бүләкләр тапшырылды.

20 ноябрьдә Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова шикәр чире белән авыручы пациентлар проблемаларына багышланган белем бирү семинарында катнашты. Семинар 12 нче шәһәр клиник хастаханәсе базасында узды.

"Кызганычка каршы, авыручылар саны кимеми. Шикәр диабеты аеруча игътибар таләп итә: иртә диагностика һәм хәбәрдарлык – тулы канлы тормышка ачкыч. Бары тик уртак тырышлык белән генә без шикәр диабеты чакыруларына каршы тора алачакбыз һәм барыбыз өчен дә яхшы киләчәкне тәэмин итә алачакбыз», - диде Ольга Воронова.

17 ноябрьдә Дәүләт Советы депутатлары Марат Бариев һәм Евгений Солтанов ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында «Яшьләрнең электораль активлыгын арттыру буенча проектларны гамәлгә ашыру» дип аталган еллык студентлар конференциясендә катнаштылар. Конференциядә Татарстан Республикасы сайлау системасының иң нәтиҗәле яшьләр проектлары билгеләнде. Студентлар алдында чыгыш ясаганда Евгений Солтанов яшьләр сәясәте өлкәсендә гамәлдәге законнарны камилләштерү мәсьәләләренә кагылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International