Дәүләт Советында Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге төп мәсьәләләр турында фикер алыштылар

2025 елның 10 декабре, чәршәмбе, 14:51

Бүген Дәүләт Советында «Торак-коммуналь хуҗалык проблемалары турында» түгәрәк өстәл утырышы узды, аны уздыру инициативасы белән КПРФ фракциясе чыккан иде. Киңәйтелгән утырышта Дәүләт Советында КПРФ фракциясе әгъзасы Александр Комисаров, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов,  ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Ренат Гайнетдинов, шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәт идарәсе, Казан шәһәренең идарәче компанияләре вәкилләре катнашты.

Утырышны ачып, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты әгъзасы Александр Комисаров билгеләп үткәнчә, ТКХ өлкәсе мәсьәләләре мөрәҗәгатьләр арасында, гадәттәгечә, алдынгы урында тора, республика халкын, барлык дәрәҗәдәге түрәләрне, идарәче оешмаларны һәм хезмәт күрсәтүчеләрне бертигез борчый.

«Дәүләт бу проблемага зур игътибар бирә, аны хәл итүгә шактый акча юнәлтә, әмма проблема һаман да хәл ителү дәрәҗәсендә, – дип басым ясады Александр Комисаров. – Кызганычка каршы, «милек иясе» дигән горур исем йөртүче, әмма хокукы булмаган торак хуҗаларын да, еш кына үз вазыйфаларын  үтәмәүче яисә намуссыз башкаручы идарәче оешмаларны да бертигез канәгатьләндерә торган карар табылмый».

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге проблемалар турында Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Мәҗит Салихов сөйләде. Аның әйтүенчә, тармакның мөһим мәсьәләләре арасында күп еллар дәвамында гражданнарның вакытында акча түләмәүләре һәм инженерлык челтәрләренең канәгатьләнерлек булмаган торышы кала. Республикада коммуналь челтәрләрнең озынлыгы 27 мең километрдан артып китә. Аларның якынча өчтән бере, ә бу 9 мең километрдан артык, алмаштыруга мохтаҗ.

«Челтәрләрнең тузу проблемасын хәл итү өчен 2023 елда коммуналь инфраструктура системаларын модернизацияләү буенча федераль программа эшли башлады, – дип искәртте Мәҗит Салихов. – Быел әлеге программа «Яшәү өчен инфраструктура» яңа илкүләм проект составына керде. Аны гамәлгә ашыруга 2025 елда Татарстан Республикасында 4 млрд 147 млн сум күләмендә финанслау каралган, шуның 2 млрд 181 млн сумы – федераль бюджет акчалары. Барлыгы 11 районда 45 объект гамәлгә ашырылачак, 135 км чамасы инженерлык челтәре алыштырылачак».

Быел Татарстанда, ТР Рәисе инициативасы белән, финанслау күләме 8 млрд 526 млн сум булган республика программасы эшли башлаган, ул үз эченә 100 объектны ала. «Шулай итеп, ике программа кысаларында быел барлык 45 муниципалитетта инженерлык инфраструктурасының 145 объектын реконструкцияләү һәм модернизацияләү планлаштырыла. Барлыгы 400 км инженерлык челтәре алыштырылды», – дип сөйләде түгәрәк өстәлдә катнашучыларга Мәҗит Салихов.

Татарстанлыларның Дәүләт торак инспекциясенә нинди сораулар белән еш мөрәҗәгать итүләре турында инспекция башлыгы Александр Тыгин сөйләде. 2025 елда Дәүләт торак инспекциясе адресына 22,5 мең мөрәҗәгать кергән. Узган ел халык 21,4 мең тапкыр мөрәҗәгать иткән.

 «22 мең мөрәҗәгать Россиянең миллионлы шәһәре булган теләсә кайсы субъектына караганда 2,5 тапкырга кимрәк, – дип билгеләп үтте Александр Тыгин. – Мәсәлән, Башкортстан, Кемерово, Түбән Новгород, Самара һәм Свердловск өлкәләре. Без Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыкка инвестицияләрнең җитди сыйфат бирүен аңлыйбыз, һәм халык моны югары бәяли».

Дәүләт торак инспекциясенә килгән мөрәҗәгатьләр тематикасы турында сөйләгәндә, Александр Тыгин билгеләп үткәнчә, бу мәсьәләләр еш кына гомумйорт мөлкәтен карап тотуга (16276, үсеш 6,2%), торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү сыйфатына (7601, үсеш 5,4%) һәм идарәче оешмаларның эшенә (6028, үсеш 4,3%) кагыла. «КПРФ фракциясе тарафыннан яңгыраган барлык дәгъвалар тулысынча дөрес. Гомумйорт мөлкәтен карап тоту буенча кисәтүләр бар, алар күп, һәм алар арта», – дип белдерде инспекция башлыгы.

Александр Тыгин әйтүенчә, Дәүләт торак инспекциясенә  халыктан мөрәҗәгатьләр гражданнарны шәхсән кабул итү аша да, шулай ук үзара хезмәттәшлекнең электрон форматы – ТКХ ГИС электрон сервисы аша керә.

«22 мең мөрәҗәгатьнең 7 меңнән артыгын без ТКХ ГИСы аша алдык, – дип сөйләде Александр Тыгин. – Аның үсә баруын күрәбез һәм бу электрон хезмәт үз җимешләрен бирер дип өметләнәбез. Барыннан да элек, бу – беркетмәләрнең дөреслеге. Бүген торак милекчеләренең җыелышларын бары тик торак-коммуналь хуҗалыгы ГИСы аша гына үткәрергә мөмкин. Башкача мөмкин түгел. Шул рәвешле ялган  беркетмәләр бирү бетәр дип өметләнәбез».

Ахырда Александр Комисаров түгәрәк өстәл эше йомгаклары буенча тиешле тәкъдимнәр кабул ителәчәген белдерде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International