"Хатын-кыз игътибары" "кайнар линиясе" нинди мәсьәләләрне нәтиҗәлерәк һәм тиз арада хәл итү зарурлыгын күрсәтә

2020 елның 14 апреле, сишәмбе, 11:13

Бүген иртәнге 9 да “Бердәм Россия” партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү базасында тормышта авыр хәлдә калган хатын-кызлар өчен “кайнар линия” старт алды. Татарстанлылар сорауларына «Мәрхәмәт - Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзалары җавап бирә.

Хатын-кызлар республикада коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә кабул ителгән махсус чараларның гамәлдә булу чорында очрый торган төрле проблемалар турында хәбәр итә, социаль ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала.

«Мәрхәмәт - Милосердие» депутат берләшмәсе җитәкчесе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова ассызыклаганча, бүген уздырыла торган «Хатын-кыз игътибары» линиясе нәтиҗәләре буенча ясалачак анализ нинди мәсьәләләрнең нәтиҗәлерәк һәм оператив хәл ителергә тиешлеген аңларга мөмкинлек бирәчәк.

"Без аңлыйбыз, бу коточкыч авыру һәр гаиләгә, һәрбер йортка күп проблемалар китерде. Күбесенең югары дәрәҗәдә игътибар таләп итә торган сораулары бар, ә кайберләре, бәлки, бөтенләй хәл ителмидер дә. Без һәрберсен тыңларга, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның, республика Хөкүмәтенең даими контролендә булган системалы мәсьәләләрне карарга, шулай ук шәхси мөрәҗәгатьләрне хәл итәргә әзер, - дип билгеләде ул.

Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова республика парламенты депутатларының Татарстанда “Бердәм Россия” Волонтерлар үзәге эшендә актив катнашуы турында сөйләде. “Кайнар линия” телефоннарына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белдергән ярдәм чаралары белән кызыксынып шәхси эшмәкәрләрдән, үзмәшгульләрдән төрле сораулар килә.

"Без кергән мәсьәләләр буенча аңлатма бирәбез, контрольгә алабыз. Бәлки, федераль дәрәҗәдә карауны таләп итә торган кайбер мәсьәләләрне Россия Федерациясе Хөкүмәте белән бергәләп хәл итәрбез, - диде парламентарий. - "Хатын-кызлар игътибары"ның "кайнар линияләренең" берсе өйдә көч куллану мәсьәләләренә багышланган иде. Хәзер кешеләр үзизоляциядә. Без бу шартларда гаиләләрдә андый хәлләр булу-булмавын берергә, кирәк булган очракта психологик ярдәм күрсәтергә, ә бәлки, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итү зарурлыгы  юкмы икәнен ачыкларга телибез".

Светлана Захарова аңлатканча, "Мәрхәмәт - Милосердие" берләшмәсе депутатлары һәр мәсьәләне шәхси контрольгә ала. Узган "Хатын-кызлар игътибары" линияләре тәҗрибәсен исәпкә алып, кергән мөрәҗәгатьләрнең 70 процентын хәл итү мөмкинлеге табыла, дип аңлатты ул. “Хатын-кыз игътибары”ның “кайнар линиягә” шалтыратулар бүген 8 (800) 201-16-00 номеры буенча кабул ителә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International