Фәрит Мөхәммәтшин: «Лисичанск һәм Рубежноега ярдәм итү эше Татарстанның күпмилләтле халкын тагын да ныграк берләштерә»

2025 елның 15 декабре, дүшәмбе, 14:20

Илнең яңа регионнарын РФ хокукый, социаль һәм транспорт системасына интеграцияләү мәсьәләләре турында Россия Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышында фикер алыштылар, ул бүген Мәскәүдә Союзлар Йортының Колонналар залында узды. Моннан тыш, парламентарийлар укучыларның сәламәтлеген саклау мәсьәләләрен дә карадылар. Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ирина Ярова һәм Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Яцкин рәислегендә узган утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ирина Яровая билгеләп үткәнчә, яңа төбәкләрне илнең сәяси һәм социаль-икътисадый тормышына интеграцияләүнең хокукый нигезе булдырылган, хәзерге вакытта инде эшли торган системаны төзеп бетерү бара.  Яңа субъектларны торгызуга зур игътибар бирелә. «Йөзләрчә төзелгән һәм яңартылган социаль объектлар, 4 мең километрдан артык төзелгән юллар – бу саннар  артында кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту тора, – дип басым ясады Ирина Яровая. – Шунысы куандыра, бердәм белем бирү киңлеге булдырыла, балалар мәктәпләрдә укый, түләүсез кайнар ризык белән тәэмин ителә, дәреслекләр ала».

Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары шулай ук Россия парламентының түбән палатасы каравында яңа территорияләрнең махсус икътисадый зоналарын кирәкле белгечлекләр буенча кадрлар әзерләү программаларында катнашу мөмкинлеген күздә тоткан закон проекты барлыгын искәртте.

Кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре яңа регионнар өчен бик мөһим, дип саный Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Яцкин. Аның әйтүенчә, бу мәсьәләгә илнең югары уку һәм махсус белем бирү йортлары кушылган инде. Яңа территорияләрне алдан социаль-икътисадый үстерү программаларын гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирелә. Актуаль мәсьәләләр арасында Андрей Яцкин шулай ук бюджет тәэмин ителеше, милекне чикләү һәм милекне иминләштерү системасын формалаштыру, гражданнарның пенсия хокукларын яклау мәсьәләләрен билгеләп үтте.

Төбәк закон чыгаручылары, шул исәптән Татарстан Дәүләт Советы депутатлары да, илнең яңа төбәкләренә күпкырлы ярдәм күрсәтү эшенә актив кушылдылар, аларның Россиянең бердәм хокукый, икътисадый һәм социаль системасына тизрәк интеграцияләнүенә ярдәм итәләр.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, сүз, беренче чиратта, яңа территорияләрдә яшәүчеләргә ярдәм итү турында бара. «Татарстан бу изге эшләрдән читтә калмый, – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда. – Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә даими рәвештә гуманитар йөкләр китә. Бу азык-төлек продуктлары, беренчел кирәк-яраклар, төзелеш материаллары, техника һәм автомобильләр. Җирле администрацияләр безнең белән турыдан-туры элемтәдә тора. Болар барысы да битараф булмаган татарстанлыларның даими ярдәме белән башкарыла. Әлбәттә, бу Донбасста яшәүче тыныч халыкка зур ярдәм, без аны дәвам иттерәчәкбез. Шул ук вакытта бу эшләр 175 милләт вәкиле яшәгән Татарстанның күпмилләтле халкын тагын да ныграк берләштерә. Россия Закон чыгаручылар Советы Президиумының бүгенге утырышы безнең гамәлләрнең дөреслеген раслый».

Төбәкләрне торгызу буенча зур эш алып барыла. Ике ел эчендә ике күпфункцияле үзәк, Лисичанск үзәк район хастаханәсе, дүрт гомуми белем бирү һәм бер спорт мәктәбе, балалар сәнгать мәктәбе, балалар бакчасы һәм башка бик күп объектлар ремонтланган һәм файдалануга тапшырылган. Күп кенә күп фатирлы йортлар җылыту сезонына әзер, махсус техника һәм «ашыгыч ярдәм» машиналары тапшырылган.

Бер елдан аз гына элек Татарстан Республикасы белән Запорожье өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, мәдәни һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү имзаланган иде. 2017 елда Татарстан һәм Кырым Дәүләт Советлары арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Бүген көннең икенче яртысында Донецк Халык Республикасы Халык Советы белән хезмәттәшлек турында Килешү имзаланачак. Шулай итеп, Татарстан һәм ДХР парламентара хезмәттәшлеге тарихында яңа бит ачылачак.

Республика яңа субъектлар активы өчен белем бирү проектларында да актив катнаша. Әйтик, ноябрь аенда Донецк һәм Луганск халык республикалары, Кырым Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләре вәкилләре өчен территорияләрне үстерү өлкәсендә Татарстанның уңышлы тәҗрибәсен өйрәнү буенча беренче семинар узды.

Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ирина Яровая Татарстанга һәм илнең барлык төбәкләренә кушылган төбәкләрдә яшәүчеләргә зур ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде. «Бу сезнең күңел һәм йөрәк чакыруы буенча гамәлгә ашырыла торган зур гуманитар миссия», – дип йомгаклады ул сүзен.

Бүген үк Президиум утырышында гомуми белем мәктәпләрендә укучыларның сәламәтлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Татарстанда укучыларның сәламәтлеген саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Даими рәвештә медицина тикшерүләре, вакцинацияләр, авыруларны профилактикалау үткәрелә. Мәктәпләрнең санитария-гигиена торышы, ашханәләрдә дөрес һәм сәламәт туклануны тәэмин итү, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру даими контрольдә тора.

644 мәктәптә медицина кабинетлары оештырылган. 772 мәктәпкә фельдшер-акушерлык пунктлары хезмәт күрсәтә. 150 мәктәптә стоматология кабинетлары бар. Медицина тикшерүләре барлык укучыларны да колачлый, ел саен 700 меңнән артык бала тикшерелә. Мәктәпләр базасында укучыларның туклануына ата-аналар контроле комиссияләре эшли.

Хәзерге вакытта республикада 1,4 меңнән артык мәктәп спорт клубы эшли, аларда 117,6 меңнән артык бала шөгыльләнә. Өстәмә рәвештә түгәрәкләрдә һәм спорт секцияләрендә 121,4 меңнән артык укучы шөгыльләнә.

Исегезгә төшерәбез, Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә эш сәфәрендә, анда ул Закон чыгаручылар советы чараларында катнаша. Көннең икенче яртысында закон чыгаручылар советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссия утырышы булачак, аны Дәүләт Советы Рәисе, комиссия рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрәчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International