Казанның Совет районында 20нче поликлиниканың филиалы ачылды

2025 елның 16 декабре, сишәмбе, 13:06

Бүген Казанның Совет районында, «Весна» торак комплексында  20 нче шәһәр поликлиникасының яңа бинасын ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов, ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев катнашты.

Яңа сәламәтлек саклау объектын ачу тантанасында Татарстан Рәисе: "Сәламәтлек саклау мәсьәләләре безнең өчен өстенлекле булды һәм шулай булып кала да. Бу – гражданнарыбызның тормыш сыйфаты» – дип басым ясады.  Рөстәм Миңнеханов әйтүенә караганда, республикада сәламәтлек саклауның беренчел звеносы өчен 53 объект төзелгән һәм 151 объект ремонтланган. «Агымдагы елда гына да федераль һәм республика проектлары кысаларында 6,3 млрд сумлык 282 объект төзелде һәм ремонтланды»,  – дип  белдерде Рөстәм Миңнеханов.

20 нче шәһәр поликлиникасы Казан шәһәренең Совет районында өлкән яшьтәге халыкка амбулатор-сырхауханә ярдәме күрсәтә. «Весна» торак комплексында поликлиника төзү бюджетка якынча 1 млрд 662 млн сумга төшкән.Поликлиника «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проекты кысаларында төзелгән. Медицина учреждениесендә иң заманча җиһазлар урнаштырылган. 

Бүген үк «Весна» торак комплексында поликлиника янындагы мәйданчыкта ашыгыч ярдәм машиналарын тапшыру тантанасы да  булды. Ашыгыч медицина ярдәме паркы 100 «Атлант» маркалы автомобиль һәм 40 «Лада» җиңел машинасы белән тулыландырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International