Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында сөтчелек тармагын үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

2025 елның 17 декабре, чәршәмбе, 17:16

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышында республиканың сөтчелек тармагын үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Утырыш эшендә ТР Рәисе ярдәмчесе, Татарстан Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Александр Терентьев, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан комитет башлыгы Азат Хамаев Эксперт советының яңа рәисе, Казан дәүләт аграр университеты ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Нуриевны тәкъдим итте һәм аңа таныклык тапшырды. «Безгә уңышлы хезмәттәшлек телим, – диде Азат Хамаев. – Безнең Эксперт советы закон чыгару һәм хокук куллану мәсьәләләрен эксперт бәяләү өлкәсендә, шулай ук гражданнар таләпләренә җавап бирә торган норматив җайга салуны таләп итә торган тормыш эшчәнлеге өлкәләрен ачыклау буенча актив эшләвен дәвам итәр дип ышанам».

Татарстанда сөтчелек тармагы үсеше турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов сөйләде. 

Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан кергән акчаның 65% ы терлекчелеккә туры килә. Яртысы – сөт табышыннан. Соңгы 5 елда республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында сөт җитештерү 31% ка арткан. 2024 ел йомгаклары буенча Татарстан сөт җитештерү буенча Россиядә беренче урында тора.

«Агымдагы елның 11 аенда барлык категория хуҗалыкларда 2 млн. 177 мең тонна сөт җитештерелгән, – дип сөйләде Гөлүс Баязитов, – 2024 елга карата плюс 75 мең тонна яисә 103,6%. Сыерларның продуктлылыгы 8122 кг тәшкил иткән, узган елга караганда 7,2% ка арткан. Авыл хуҗалыгы оешмаларында сөт җитештерү үсеше 2024 елга карата 7,8% тәшкил итте. Әмма шәхси ярдәмче хуҗалыкларда һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында тискәре динамика күзәтелә».

Сөт җитештерүгә ярдәм итүдә, министр урынбасары билгеләп үткәнчә, 1 кг сатылган сыер һәм кәҗә сөтенә республика бюджетыннан финанслана торган субсидия зур ярдәм булып тора. Бу максатлар өчен апрель аенда 1 млрд 358 млн. сум җибәрелгән.

"Шул ук вакытта 2026 елда әлеге субсидия Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестрына кертелгән, керемнәре ил хөкүмәте тарафыннан кече эшкуарлык субъектлары өчен билгеләнгән чик күрсәткечтән яисә 800 млн сумнан артмаган авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә генә биреләчәк. Ягъни эре авыл хуҗалыгы оешмалары мондый дәүләт ярдәмен ала алмаячак. Шулай ук 800 млн.сумнан артык керемле урта хуҗалыклар да субсидия алучылар исемлегеннән төшеп калачак», – дип белдерде Гөлүс Баязитов.

Республика 2030 елга барлык категория хуҗалыклар буенча сөт җитештерү күләмен 2 млн.600 мең тоннага җиткерергә тиеш, плюс 313 мең тонна яисә 2024 елга карата  114%, дип билгеләп үтте министр урынбасары. Сөт җитештерүнең еллык артымы 52 мең тонна тәшкил итәргә тиеш.

«Максатчан индикаторларга ирешү өчен терлекчелек фермаларын һәм комплексларын модернизацияләү, аларны югары технологияле җайланмаларга күчерү, яңа терлекчелек объектлары, азык үзәкләре төзү, шулай ук сөт терлекчелегендә алдынгы мәгълүмати технологияләр кертү буенча эшне дәвам итәргә уйлыйбыз", – диде Гөлүс Баязитов.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев Татарстан сөт продукциясенең экспорт потенциалы белән кызыксынды. «Экспорт өчен зур резерв, әмма моның өчен тирән эшкәртү, ягъни сөт ингредиентларын җитештерү кирәк», – диде  Гөлүс Баязитов.

Утырышта шулай ук комитетның 2025 елдагы эшенә йомгак ясадылар. «Хисап чорында 13 закон проекты каралды, шуларның 9ы Татарстан Рәисе тарафыннан имзаланды. 10 утырыш үткәрелде, аларда 33 мәсьәлә каралды. Барыгызга да актив хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәсем килә», – диде  утырышта катнашучыларга Азат Хамаев.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International