ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Фазылов: яшьләрдә төтенсез яшәү модасын формалаштырырга кирәк

2025 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе, 17:42

Яшьләр һәм яшүсмерләр арасында тәмәкегә каршы пропаганданы көчәйтергә кирәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советы депутаты, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, юридик фәннәр кандидаты Ринат Фазылов җәмәгать транспорты тукталышларында вейп һәм тәмәке сатуны тыю турындагы яңа законга аңлатма биреп хәбәр итте.

«Тәмәке һәм вейплар сатуны тыю турындагы карар милләтебезнең сәламәтлеге өчен көрәштә тагын бер адым булып тора. Транспорт тукталышлары – кешеләрнең массакүләм җыелу урыннары, анда тәмәке сату импульсив сатып алулар куркынычын арттыра, транспорт көткәндә кеше сәламәтлек өчен зарарлы тәмәке һәм вейплар сатып алырга «кызыга», – дип белдерде ул  «Эксперт клубы» мәйданчыгында.

Аның әйтүенчә, әлеге тыю вокзалларда һәм аэропортларда булган чикләүләрне тулыландыра, транспорт зоналары өчен бердәм кагыйдәләр формалаштыра. «Законга өстәмә буларак, миңа калса, тәмәкегә каршы пропаганданы көчәйтергә кирәк. Яшьләрдә «төтенсез яшәү» модасын формалаштырырга кирәк», – дип өстәде Ринат Фазылов.

Яңа законны юридик фәннәр докторы, профессор, ТР Дәүләт Советы депутаты Игорь Бикеев та хуплады. Аның әйтүенчә, «начар үрнәк йогышлы, бигрәк тә яшьләр арасында».

«Эш шунда ки, кайбер кешеләр ни өчендер башкаларның аерым тискәре гамәлләрен үз-үзләрен тоту өчен үрнәк итеп,  ниндидер эталон итеп кабул итә. Текәлек чагылышы дип саныйлар. Нәтиҗәдә сәер һәм начар мода формалаша», – диде  Игорь Бикеев.

Сәламәт яшәү рәвеше эталонын формалаштыру мөһим, дип өстәде ул. «Сәламәтлек һәр кешегә бик кирәк. Нәкъ менә ул мәңгелек кыйммәт», –  дип басым ясады эксперт.

Казан шәһәре Думасы депутаты, «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы әгъзасы Марсель Шәрәпов законны «бик дөрес һәм вакытлы» дип атады. Аның фикеренчә, чаралар гражданнарны, бигрәк тә яшьләрне никотинның зарарлы йогынтысыннан яклап, сәламәт һәм спорт сөючән милләт формалашуга ярдәм итәчәк.

«Зарарлы гадәтләрне киметеп һәм актив яшәү рәвеше алып бару өчен шартлар тудырып, буыннарның киләчәге турында кайгырту мөһим. Вейплардан башка – димәк, чиста сулыш һәм сәламәт башлангычлар өчен киңлек күбрәк», – дигән фикердә  Марсель Шәрәпов.

Татарстан Республикасыннан РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы, педагогика фәннәре докторы, Россиянең атказанган тренеры Ольга Павлова закон «уйланылган һәм профессиональ эшләнгән» дип билгеләп үтте.

Тукталышлар – кешеләрнең күпләп җыела торган урыннар, анда тәмәке һәм вейплар сату социаль норма буларак «тукталышта тарту» гадәтен формалаштыра, дигән фикердә ул.

«Медицина бергәлеге тәмәке төтененең генә түгел, электрон җайланмалар аэрозольләренең дә зарарын күптән теркәгән. Никотин, авыр металлар, формальдегид һәм микрокүзәнәкләр әйләнә-тирәдәгеләрнең сулыш юлларына үтеп керә, үпкә, йөрәк- кан тамырлары системасы авырулары һәм аллергик реакцияләр куркынычын арттыра», – дип белдерде Ольга Павлова.

Норманың 2026 елның 1 сентябреннән үз көченә керүе базарга һәм муниципалитетларга контроль механизмнарын җайлаштыру һәм әзерләү өчен вакыт бирәчәк, ә озак вакытлы перспективада закон никотин куллануны киметергә һәм сәламәтрәк шәһәр мохите булдырырга ярдәм итәчәк, дип өстәде ул.

Исегезгә төшерәбез, 17 декабрьдә Дәүләт Думасы депутатлары җәмәгать транспорты тукталышларында тәмәке продукциясен һәм вейпларны сатуны тыя торган закон проектын икенче һәм өченче укылышта кабул итте. Элек гамәлдәге нормалар тимер юл вокзалларында, автовокзалларда, аэропортларда, диңгез һәм елга портларында, шулай ук метрополитен станцияләрендә тәмәке һәм никотинлы продукция сатуны тыйган. Яңа закон бу тыюны тукталышлардагы сату урыннарына да тарата.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International