Торак законнарына үзгәрешләр каралды

2020 елның 14 апреле, сишәмбе, 14:43

Бүген Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышы узды. Анда республика Хөкүмәте хисабы, республиканың торак законнарына үзгәрешләр һәм кайбер федераль закон проектлары каралды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Комитет утырышы беренче тапкыр элемтә мәгълүмати-телекоммуникация челтәрләрен кулланып, дистанцион режимда узды. "Республикада югары әзерлек режимы гамәлдә булуга һәм чикләү чаралары билгеләнүгә карамастан, Дәүләт Советы эшләвен дәвам итә, - дип искәртте утырыш башында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин. - Депутатлар ерактан торып эшлиләр. Дистанцион режимда гражданнарны кабул итү алып барыла. Безнең комитет утырышы да шундый ук режимда уза".

Аннары Александр Тыгин башкарма хакимият органнарының 2019 елгы эшчәнлеге турында хисап бирде. Комитет әгъзалары авиация, тимер юл һәм автомобиль транспортында пассажирлар ташуга, юл инфраструктурасын үстерүгә (БКК, муниципаль юллар, бакча-дача оешмаларында керү юллары), торак төзелешенә һәм ишегалларын төзекләндерүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

«Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында» Татарстан Республикасы Законының 7 статьясындагы 1 өлешенең 4 пунктының үз көчен югалтуын тану хакында» Татарстан Республикасы законы проектын тәкъдим итеп, комитет рәисе документның республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатларында эшләнгәнен билгеләп үтте.

«Россия Федерациясе Торак кодексының 161 һәм 163 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон белән, күпфатирлы йортлар белән идарә итү базарында конкурентлык мохитен үстерүне тәэмин итү максатларында, тулысынча яисә күпчелек өлеше дәүләт яисә муниципаль берәмлек милкендә булган күпфатирлы йорт белән идарә итү өчен идарәче оешманы сайлап алуның бердәм конкурс тәртибе билгеләнгән.

Мондый күпфатирлы йортлар белән идарә итү ачык конкурс нәтиҗәләре буенча сайланган идарәче оешма белән идарә итү шартнамәсе нигезендә гамәлгә ашырыла, дип каралган.

Конкурс РФ Хөкүмәтенең 6.02.2006 елда чыгарылган 75 нче номерлы карары белән билгеләнгән тәртиптә җирле үзидарә органы тарафыннан үткәрелә.

Бер үк вакытта РФ Торак кодексының 163 маддәсенең 1 өлеше үз көчен югалткан дип танылган, аның нигезендә дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары гавами милектәге күпфатирлы йорт белән идарә итү тәртибен мөстәкыйль билгели.

Комитет Дәүләт Советына закон проектын беренче һәм өченче укылышта кабул итәргә тәкъдим иткән карарны кабул итте.

Комитет утырышында "Җылылык белән тәэмин итү турында" Федераль законга, РФ Шәһәр төзелеше кодексына һәм РФ Торак кодексына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан өч федераль закон проекты каралды һәм хупланды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International