Дәүләт Советында «Татарстан - Яңа гасыр» депутатлар төркеме җыелышы булды

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе, 09:27

Бүген Дәүләт Советының унҗиденче утырышы алдыннан «Татарстан - Яңа гасыр»  депутатлар төркеме җыелышы узды, анда парламентарийлар 2025 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясадылар, шулай ук 2026 елга эш планын расладылар.

Хисап чорында «Татарстан - Яңа гасыр» депутатлар төркеме тарафыннан 7 җыелыш уздырылган, аларда 21 мәсьәлә каралган. Нәтиҗәле парламент эшчәнлеген оештыру максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе һәм «Татарстан - Яңа гасыр» депутатлар төркеме арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланган, аның кысаларында актуаль мәсьәләләр буенча уртак җыелышлар уздырылган.

«Татарстан - Яңа гасыр» депутатлар төркеме әгъзалары үзләренә беркетелгән округларда сайлаучыларны кабул итәләр, республика форумнарында, акцияләрендә, чараларында, социаль әһәмияткә ия темаларга проектларда, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә гуманитар ярдәм җыюда һәм илтеп җиткерүдә актив катнашалар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International