Дәүләт Советының унҗиденче утырышы ачылды

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе, 10:13

Бүген сәгать унда җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унҗиденче утырышы ачылды. Президиум утырышның көн тәртибенә  кертү өчен 24 мәсьәлә тәкъдим иткән иде, шул исәптән 12 Татарстан Республикасы законы проекты һәм 4 федераль закон проекты.

Быелгы йомгаклау утырышына транспорт салымы турында, Татарстан Республикасы территориясендә салым салуның патент системасын кертү турында республика законнарына үзгәрешләр кертелә торган закон проектлары беренче укылышка чыгарыла. Шулай ук махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә, гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салуга, инвалидларны эшкә алу өчен эш урыннарына квота куюга һәм инвалидларны һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен аерым эш төрләрен (һөнәрләрне) резервлауга юнәлдерелгән республика законнары проектларын беренче укылышта карау планлаштырыла.

Унҗиденче утырышта республика территориясендә алкогольсез тонус күтәрүче эчемлекләр (шул исәптән энергетик) сатуны тыю һәм чикләү турындагы закон проектын карау күздә тотыла.

Утырышта депутатларга Министрлар Кабинетының Гражданнарның сәламәтлеге торышы турындагы доклады тәкъдим ителәчәк,  бу мәсьәлә буенча сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев чыгыш ясый.

«Хөкүмәт сәгате» кысаларында республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова тарафыннан «Татарстан Республикасында махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм чаралары турында» мәгълүмат биреләчәк.

Традиция буенча Дәүләт Советының быелгы соңгы утырышында җиденче чакырылыш республика парламенты эше турындагы мәгълүмат белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясаячак.

Профильле комитетлар рәисләре көн тәртибенә өстәмә сораулар кертү тәкъдиме белән чыктылар. Фикер алышу нәтиҗәсендә Дәүләт Советының унҗиденче утырышының көн тәртибе киңәйде һәм 35 мәсьәләне үз эченә ала:

1.  Татарстан Республикасы җәмәгать судьясын сайлау турында.

2. Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкару турында.

3. Татарстан Республикасында гражданнар сәламәтлеге торышы турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты доклады.

4. «2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 142-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында      (I укылыш).

5. «2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 149-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

6. «Транспорт салымы турында» Татарстан Республикасы Законының 6 статьясына һәм «Татарстан Республикасы Алабуга районы территориясендә төзелгән сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона һәм Татарстан Республикасының Югары Ослан һәм Лаеш муниципаль районнары территорияләрендә төзелгән «Иннополис» техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зонасы оешмалары-резидентлары өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 130-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

7. «Татарстан Республикасы аерым закон актларының үз көчен югалтуын тану турында» 134-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

8. «Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү, Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 531 статьясының гамәлдә булуын туктатып тору турында һәм 2026 елда Татарстан Республикасы бюджет системасы бюджетларын үтәү үзенчәлекләрен билгеләү хакында» 146-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

9. «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 143-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

10. «Татарстан Республикасы территориясендә салым салуның патент системасын кертү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 135-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

11. «Татарстан Республикасында бизнесны җаваплы алып баруны үстерү турында» 141-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

12. «Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 148-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

13. «Татарстан Республикасы территориясендә тонусны күтәрә торган алкогольсез (шул исәптән энергетик) эчемлекләр сатуга тыюлар һәм чикләүләр турында» 129-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

14. «Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 128-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

15. «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 139-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

16. «Татарстан Республикасы Экология кодексының 135 статьясына үзгәреш кертү турында» 140-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

17. «Муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына хайваннар чирләрен кисәтү һәм бетерү, аларны дәвалау, кеше һәм хайваннар өчен уртак чирләрдән халыкны яклау чараларын үткәрүне оештыру өлкәсендә, шулай ук хайваннарга карата мөнәсәбәт өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» Татарстан Республикасы Законына һәм «Татарстан Республикасында хайваннарга карата мөнәсәбәт өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 145-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

18. «Махсус хәрби операциядә катнашучы затларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салу үзенчәлекләре турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында» 131-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

19. «Татарстан Республикасында гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законының 6 һәм 8 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 132-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

20. «Инвалидларны эшкә алу өчен эш урыннарын квоталау һәм инвалидларны, социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен аерым эш төрләрен (һөнәрләрне) резервлау хакында» Татарстан Республикасы Законының 2 һәм 3 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» 133-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында     (I укылыш).

21. «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 136-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

22. «Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 147-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

23. «Татарстан Республикасының дәүләт символлары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 144-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

24. «Татарстан Республикасында гражданнар оборонасы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 138-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

25. «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 12 статьясына үзгәреш кертү хакында» 137-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

26. 2026 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планы турында.

27. 2026 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Россия Федерациясе субъектлары, чит дәүләтләр, чит федератив дәүләтләр субъектлары, чит дәүләтләрнең административ-территориаль берәмлекләре парламентлары белән хезмәттәшлегенең якынча планы проекты турында.

28. «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә һәм «Россия Федерациясе салым органнары турында» Россия Федерациясе Законына үзгәрешләр кертү хакында» 1096229-8 номерлы федераль закон проекты турында (бердәм салым счетының уңай сальдосын кире кайтаруның һәм финанс хисаплылыгының халыкара стандартлары  терминологиясен унификацияләүнең аерым мәсьәләләре хакында).

29. «Россия Федерациясендә капитал салулар рәвешендә гамәлгә ашырыла торган инвестиция эшчәнлеге турында» Федераль законга  үзгәрешләр кертү хакында» 1081975-8 номерлы федераль закон проекты турында (Россия Федерациясе субъектларында һәм муниципаль берәмлекләрдә инвестиция эшчәнлеген үстерүгә бердәм якын килүне тәэмин итү өлешендә).

30. «Дәүләт ихтыяҗларын һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында»  Федераль законның 93 һәм 112 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында»  федераль закон проектын  Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Брянск өлкә Думасының закон чыгару инициативасы турында.

31. «Россия Федерациясендә автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыру турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» 1049432-8 номерлы федераль закон проекты хакында (даими рәвештә пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыру хокукына ачык конкурсларны электрон формада уздыру турында).

32. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 1046498-8 номерлы федераль закон проекты турында (җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә Россия Федерациясе субъектлары законнарында каралган хокук бозуларны автомат рәвештә теркәү мөмкинлеген билгеләү өлешендә).

33. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 1082661-8 номерлы федераль закон проекты турында (туристлык эшчәнлеге турындагы Россия Федерациясе законнары нигезендә классификацияләнгән урнаштыру урыннары хуҗасы булып торучы юридик затларның һәм индивидуаль эшкуарларның административ җаваплылыгын оптимальләштерү максатларында).

34. Хөкүмәт сәгате: «Татарстан Республикасында махсус хәрби операция  ветераннарына ярдәм чаралары турында».

35. 2025 елда җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эше турында мәгълүмат.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Алексей Песошин, РФ сенаторлары һәм Дәүләт Думасы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

Дәүләт Советы сайтында, RuTube видеохостингында, парламентның «Вконтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрендәге рәсми аккаунтларында утырыш турыдан-туры трансляцияләнә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International