КПРФ фракциясе утырышы булды

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе, 09:49

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар парламентның унҗиденче утырышы көн тәртибендәге мәсьәләләрне карадылар һәм фракция эшчәнлегенең агымдагы мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырышны фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов үткәрде.

Унҗиденче утырышка Дәүләт Советының Президиумы тарафыннан кертелгән мәсьәләләре буенча фикер алышканда, фракция әгъзалары аларның күпчелеген хуплауларын белдерделәр. Шулай ук фракциянең берничә белдерүен яңгыратырга карар кылынды.

Социаль характердагы аерым мәсьәләләр турында фикер алышу барышында КПРФ фракциясе әгъзалары каты көнкүреш калдыкларын чыгару проблемаларына игътибар иттеләр. Утырышта шулай ук КПРФ фракциясенең 2025 елдагы эшенә йомгак ясалды һәм 2026 елга план расланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International