Хөкүмәт хисабы парламент комитеты тарафыннан тикшерелде

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе, 11:17

Бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышы булды, анда республика Хөкүмәтенең хисабы, сәнәгать сәясәте турындагы республика законнарына үзгәрешләр һәм ике федераль закон проекты каралды. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Утырыш махсус режимда элемтәнең мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләрен кулланып узды һәм анда күпчелек депутатлар дистанцион рәвештә катнашты. Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин бу уңайдан чикләү чараларына карамастан, комитет закон проектларын әзерләү һәм карау буенча үз эшен дәвам итәчәген искәртте.

Башкарма хакимият органнарының 2019 елгы эшчәнлеге турында хисапны тәкъдим итеп, Лотфулла Шәфигуллин комитет карамагындагы документ пунктларын анализлады. Аның сүзләренә караганда, парламентарийлардан 60 ка якын сорау кергән, шуларның уннан артыгы әлеге комитет әгъзаларыннан. Алар 2030 елга кадәр Татарстанның социаль-икътисадый үсеш стратегиясенә, республика агломерацияләрен һәм туристлык-рекреацион комплексын, тышкы икътисадый элемтәләрне, нефть-газ химиясе һәм энергетика комплексларын үстерү, эшкуарлыкка һәм инновацион юнәлешләргә ярдәм итү, шулай ук милли проектларны гамәлгә ашыру кебек бүлекләренә кагылышлы.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов депутатларга гражданнар мөрәҗәгатьләрен хәл итү өчен бөтен көчне куярга өндәде.

"Татарстан Республикасында сәнәгать сәясәте турында" ТР Законының 6 һәм 11 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында" закон проектын комитет әгъзасы Марат Галиев тәкъдим итте. Ул икенче укылышка редакцион характердагы ике төзәтмә керүе турында хәбәр итте һәм аларны кабул итәргә тәкъдим итте. 6 статьяның 2 өлешенә сәнәгать өлкәсендәге вәкаләтле орган үз компетенциясе чикләрендә инвесторларның Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә махсус инвестиция контракты буенча йөкләмәләр үтәвен тикшереп тору турында пункт өстәргә тәкъдим ителә. Шулай ук Россия Федерациясе һәм муниципаль берәмлекләр белән беррәттән Татарстан Республикасы тарафыннан махсус инвестиция контракты төзүче якларның исемлеген өстәргә тәкъдим ителә.

Комитет Дәүләт Советына закон проектын икенче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.

Аннары комитет җитәкчесе урынбасары Ринат Гайзатуллин тәкъдиме буенча комитет ике федераль закон проектын хуплады. Алар "РФда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында" Федераль законга үзмәшгулье гражданнарга ярдәм итүгә һәм "РФда сәүдә-сәнәгать палаталары турында" РФ Законына сәүдә-сәнәгать палаталарын кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм инфраструктурасына кертү өлешендә үзгәрешләр кертүгә кагылышлы.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International