Сакчылар, каравылчылар һәм вахтерлар хезмәтләре патент өчен эшчәнлек төрләреннән чыгарыла

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе, 12:06

Бүген Дәүләт Советы утырышында төбәк законнарын федераль законнарга туры китерү максатларында эшләнгән республика территориясендә салым салуның патент системасын кертү турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

 2026 елның 1 гыйнварыннан салым салуның патент системасы кулланыла торган эшкуарлык эшчәнлеге төрләре исемлегеннән урам патрульләре, сакчылар, каравылчылар һәм вахтерлар хезмәтләре күрсәтү эшчәнлеге төшереп калдырыла.

Дәүләт Советы депутаты Айрат Сафин закон проектын тәкъдим иткәндә аңлатканча, бу хосусый детектив һәм сак эшчәнлеге турында федераль закон нигезләмәләре белән аңлатыла. Аның нигезендә физик затлар тарафыннан сак эшчәнлеген гамәлгә ашыру рөхсәт ителми.

Республика законнарына да тиешле үзгәрешләр кертелде. "Сак эшчәнлеген бары тик сак эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензиясе булган юридик затлар гына алып бара ала. Документ нормаларны төрлечә аңлатуны бетерергә һәм шәхси эшмәкәрләр белән салым органнары арасындагы бәхәсләр санын киметергә мөмкинлек бирәчәк", – дип ачыклык кертте Айрат Сафин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International