Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында законга өстәмәләр кертелә

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе, 16:49

Бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы булды, анда Татарстан Республикасы Хөкүмәте хисабы, республика закон проектлары, шулай ук Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары инициативалары каралды. 9 депутат утырыш эшендә дистанцион режимда катнашты.

Комитет әгъзалары республика башкарма хакимияте органнарының 2019 елдагы эшчәнлеге турындагы хисапны карадылар һәм әлеге мәсьәләне Дәүләт Советының алдагы утырышы көн тәртибенә кертергә тәкъдим иттеләр.

Федераль законнарга тәңгәлләштерүгә юнәлдерелгән «Җир асты байлыклары турында» республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын тәкъдим итеп, Комитет рәисе Азат Хамаев документта җир асты байлыкларыннан файдалануның яңа төре – геологик өйрәнү, разведка һәм авыр чыгарыла торган файдалы казылмаларны чыгару технологияләрен эшләү – беркетелүен билгеләп үтте.

Федераль закон белән күрсәтелгән максат өчен җир асты байлыклары кишәрлекләреннән файдалану хокукы нигезләре, шулай ук җир асты байлыкларыннан файдалануга бирелә торган сроклар билгеләнгән. Депутатлар әлеге документны хуплады.

Комитет әгъзалары тарафыннан хупланган Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәреш кертү турында республика закон проекты, шулай ук федераль законнарга туры китерү максатыннан әзерләнгән. Күрсәтелгән Федераль закон нигезендә  Россия Федерациясе субъектларының җитештерү һәм куллану калдыклары барлыкка килү, аларны утильләштерү, зарарсызландыру, урнаштыру турындагы хисаплылыкны кабул итү буенча вәкаләтен төгәлләштерә.

«Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында» республика законына үзгәрешләр кертү хакында Татарстан Республикасы законы проекты федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә эшләнгән, ул яңа коронавирус инфекциясен (COVID-19) таралуга каршы тиз арада җавап бирү кирәклегенә бәйле рәвештә барлыкка килә торган мөнәсәбәтләрне җайга салуны күздә тота. Аерым алганда, алар нигезендә Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарының вәкаләтләре исемлегенә көчәйтелгән әзерлек яисә гадәттән тыш хәл режимы кертелгәндә гражданнар һәм оешмалар тарафыннан мәҗбүри үтәлергә тиеш булган үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен билгеләү вәкаләтләре өстәлә. Комитет әгъзалары закон проектын бертавыштан хуплады.

Парламентарийлар утырыштаЯмал-Ненец автономияле округы Закон чыгару Собраниесенең РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе В.В. Володинга һәм РФ Хөкүмәте Рәисе М.В. Мишустинга йорт хайваннарын тоту таләпләрен бозган өчен административ җаваплылык билгеләү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгатен хупладылар.

Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International