Фәрит Мөхәммәтшин: "Коронавирус белән көрәш һәм аның нәтиҗәләре икътисади проблемалар белән бәйләнештә каралырга тиеш"

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе, 19:49

 "Коронавируска каршы көрәш һәм аның нәтиҗәләре икътисадый проблемалар белән бәйләнештә каралырга тиеш", - дип белдерде бүген Дәүләт Советы Рәисе, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, партия Рәисе Дмитрий Медведевның сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм бизнес вәкилләре белән онлайн киңәшмәсеннән соң, партиядәшләре белән аралашканда. ВКС форматында узган киңәшмәдә партиянең Генераль советы Секретаре Андрей Турчак, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасында "Бердәм Россия" фракциясе җитәкчесе Сергей Неверов, төбәк бүлекләре секретарьлары катнашты. Бердәмроссиялеләр эпидемия шартларында регионнарда "югары әзерлек режимы" йогынтысында бизнеска ярдәм итү чаралары турында фикер алыштылар.

"Барлык пандемияләр иртәме-соңмы тәмамлана, ә икътисад кала, - дип ассызыклады Дмитрий Медведев, утырышны ачып, - һәм аның нинди хәлдә калуы мөһим. Бүген бу мәсьәлә Россия Президенты Владимир Путинның Хөкүмәт әгъзалары белән үткәргән киңәшмәсендә тикшерелде. Эшмәкәрләргә шушы кыенлыклар аша үтәргә ярдәм итү өчен бөтен көчне тупларга кирәк». Дмитрий Медведев билгеләп үткәнчә, бизнес коронавирус аркасында персоналны кыскартырга мәҗбүр, һәм бу  вәзгыять якын арада яхшыга үзгәрмәячәк. 

"Бизнеска хезмәткәрләр алдында үз бурычларын үтәү көннән-көн кыенлаша, меңләгән предприятиеләр банкротка чыга, әмма шул ук вакытта миллионлаган кешеләрнең үз керемнәреннән мәхрүм калуына юл куярга ярамаганлыгы да яхшы аңлашыла. Президент тарафыннан бүген игълан ителгән карарлар, шул исәптән аерым чыгымнарны, түләүләрне  компенсацияләү, әлеге мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән дә инде, бу чаралар май башыннан гамәлгә ашырыла башланырга тиеш, – диде Дмитрий Медведев.

"Безнең бурыч - реаль ситуацияне чагылдыра торган конструктив тәкъдимнәр бирү. Өстәвенә, "Бердәм Россия" төбәкләрдә интенсив эш алып бара, гражданнарга һәм бизнеска волонтерлар ярдәме һәм хокукый ярдәм күрсәтә. Һәм шуның нәтиҗәсендә урыннардагы хәлне башкалардан яхшырак аңлый. Без үз тәкъдимнәребезне Хөкүмәткә җибәрәбез, һәм алар һичшиксез исәпкә алыначак. Бу мәсьәләдә шәхсән Президент белән сөйләштем, - дип белдерде партия Рәисе.

"Бизнесның проблемалары бөтен җирдә дә бар, бер регионда алар күбрәк, икенчеләрендә азрак, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, киңәшмәгә нәтиҗә ясап, - Татарстан өчен нефть тармагы, КАМАЗ һәм башка тармаклар барысы да мөһим, - карарлар кабул иткәндә вакытны кулдан ычкындырмау зарур".

 Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, эшкуарларга кабул ителә торган чаралар турында аңлату эшләре белән дә шөгыльләнергә кирәк. Өстәвенә, якын арада һәр тармак буенча ярдәм итү планы эшләнәчәк.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International