Татарстан Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды акчалары коронавирус эпидемиясе чорында медицина оешмаларына ярдәм итүгә юнәлдерергә мөмкин

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе, 13:05

Татарстан Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды акчаларын коронавирус эпидемиясе чорында медицина оешмаларына ярдәм итүгә юнәлдерергә мөмкин. 2020 елга һәм 2021 һәм 2022 елларның планлы чорына республиканың Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы канунга тиешле үзгәрешләр бүген Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында тикшерелде. Закон проекты Дәүләт Советы утырышында кабул ителгәннән һәм Президент Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланганнан соң документ законлы көченә керәчәк.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы аерым режимда узды. Ике депутат фикер алышуга видеоэлемтә аша кушылды.

Профиль комитет әгъзалары уңайсыз эпидемиологик вәзгыять шартларында медицина оешмаларын өстәмә финанслау һәм коронавируслы инфекцияне таратмау буенча чаралар күрү мәсьәләләрен карады. Беренче укылышка әзерләнгән «2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законының 7 статьясына үзгәреш кертү хакында» закон проекты белән «Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон нигезендә Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды (Фонд) бюджетының нормалаштырылган иминият запасы акчаларыннан файдалану юнәлешенә өстәмәләр кертелә.

Закон проекты белән, гадәттән тыш хәл шартларында яки әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч тудыра торган авырулар таралу янаганда территориаль мәҗбүри медицина иминияте программасы белән билгеләнгән медицина ярдәме күләмнәре киметелүгә бәйле рәвештә медицина оешмаларына алып бетерелмәгән керемнәрен компенсацияләү чараларын финанс белән тәэмин итүгә Фондның нормалаштырылган иминият запасы акчаларын җибәрү мөмкинлеге күздә тотыла.

ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтахова билгеләп үткәнчә, документ, беренче чиратта, медицина оешмаларына кагыла, табибларга өстәмә түләүләр профильле министрлык аша башкарылачак.

Бүген парламентарийлар Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының 2019 елгы эшчәнлеге турында фикер алыштылар. 310 бит күләмендәге документ Татарстан Президенты тарафыннан Дәүләт Советына кертелгән, һәм хәзерге вакытта комитетларда актив фикер алышулар бара.

"Һәр комитет үзенең профильле юнәлешләре буенча хисапны карый, - дип сөйләде Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин, - республика узган ел нәтиҗәләре буенча күп күрсәткечләр буенча алдынгы позицияләрне саклап калды. 2019 елда республика бюджетына 249 млрд. салым һәм салым булмаган керемнәр кергән. Бу сан 2018 елның шул ук күрсәткечләренә карата 103,1% тәшкил иткән. Республиканың чыгым йөкләмәләре тулы күләмдә башкарылды. 2019 елда чыгымнарның гомуми суммасы 274,8 млрд. сум тәшкил иткән, чыгымнарның иң эре маддәләре - мәгариф (68 млрд. сум) һәм социаль сәясәт (39,5 млрд. сум).

Депутатлар республика Президенты адресына 61 сорауны юллаган, аларның күбесенә җаваплар әзер инде. Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты әгъзалары, аерым алганда, республика башкарма хакимияте органнарының табигать ресурсларыннан файдаланганда түләүләрне администрацияләү буенча бюджет вәкаләтләре үтәлеше һәм республика шәһәренең керем базасын арттыру буенча күрелә торган чаралар белән кызыксындылар.

Беренче кварталның финанс вәзгыяте турында сөйләгәндә, Леонид Якунин фаразларда сак иде. «Агымдагы һәм хисап мәгълүматлары - ике төрле төшенчә ул, әмма керемнәрнең кимүе күзәтелүен билгеләп үтәргә була,  – диде комитет башлыгы, – Президент, Хөкүмәт, Дәүләт Советы агымдагы хәл турында кайгырта, ярдәм чаралары кертеләчәк».    

Парламент утырышында 2019 елда Татарстан Республикасы Хисап палатасының эше турында хисап әзерләнде. Комитет әгъзаларына отчетны ТР Хисап палатасы рәисе урынбасары Альберт Вәлиев тәкъдим итте.

Узган ел Хисап палатасы тарафыннан 54 контроль чара үткәрелгән, 488 объект тикшерелгән. Дәүләт Советы йөкләмәсе буенча 2016-2019 елларда балаларның һәм яшьләрнең ялын тәэмин итүгә һәм оештыруга бүлеп бирелгән республика бюджеты акчаларыннан файдалануның нәтиҗәлелегенә аудит уздырылган, 2017-2019 елларда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына субсидияләр бирү өчен бүлеп бирелгән бюджет акчаларыннан файдалануны тикшерү уздырылган.

Үткәрелгән контроль чаралар нәтиҗәләре буенча 3 млрд. 829 млн. 433 мең сумлык хокук бозулар ачыкланган, шул исәптән 2,8 млрд. сумы Татарстан Республикасы бюджетыннан. Гомумән алганда  күпчелек өлешне, гадәттәгечә, дәүләт (муниципаль) милкен кулланганда хокук бозулар тәшкил итә (63,4%). Тикшерү материаллары буенча 2 җинаять эше кузгатылган.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International