Вазыйфаи затларның коммерциягә карамаган оешмалар белән идарә итүдә катнашу тәртибе үзгәрә

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе, 15:16

Бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды, анда ТР Хөкүмәтенең 2019 елгы хисабы, республиканың аерым закон актларына үзгәрешләр һәм ике федераль закон проекты каралды. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Утырышны ачып, парламент комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин республика парламенты эшне махсус режимда элемтәнең мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләрен кулланып дәвам итә дип искәртте. Комитетның бүгенге утырышында дүрт депутат  видеоконференция форматында катнашты.

Беренче сорау итеп депутатлар башкарма хакимият органнарының 2019 елгы эшчәнлеге турында хисап карадылар. Альберт Хәбибуллин сүзләренә караганда, документта республика Хөкүмәте эшчәнлеге нәтиҗәләренә, шул исәптән Дәүләт Советының профиль комитеты җитәкли торган мәсьәләләргә җентекле анализ бирелгән. Халыкны сыйфатлы су белән тәэмин итү, авыл җирендә су чыганакларын лицензияләү, үзара салым программасында катнашучы җирле бюджетларның республика бюджетыннан уртак финанслау мәсьәләләрен аерым билгеләп үтеп, парламентарий соңгы елда муниципалитетларның үз керемнәре үсеше 49,6 млрд. сумга җитте, ягъни  114 процент тәшкил итте, дип билгеләде. 2019 елда җирле бюджетларның баланслылыгын тәэмин итүгә республика бюджетыннан өстәмә рәвештә 11 млрд. сумнан артык акча бүленгән. Авылларны  су белән тәэмин итү буенча  "Чиста су" программасын гамәлгә ашыруга 654 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән, үзара салым буенча референдумнар узган авыл җирлекләрен уртак финанслау күләме 1 млрд. сумга җиткән.

Хисап турында фикер алышуда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм парламент комитеты урынбасары Хафиз Миргалимов катнашты. Алар территорияләрне үстерү һәм авыл халкына дәүләт ярдәме буенча республика программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә игътибар юнәттеләр.

Аннары комитет әгъзалары «Татарстан Республикасының аерым закон актларына аерым категориядәге вазыйфаи затларның коммерциягә карамаган оешмалар белән идарә итүдә катнашу тәртибен камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» закон проектын карады.

Альберт Хәбибуллин хәбәр иткәнчә, закон проекты "Коррупциягә каршы көрәш турында РФ законнарын камилләштерү максатларында РФ аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" Федераль законның аерым нигезләмәләрен республика кануннарында гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Федераль закон белән дәүләт һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның, гражданлык һәм муниципаль хезмәткәрләрнең коммерциячел булмаган оешмалар идарәсендә катнашуына кагылышлы РФ законнары нигезләмәләре төгәлләштерелгән.

Әйтик, РФ субъекты дәүләт хакимиятенең закон чыгару органы депутатларына, РФ субъекты дәүләт хакимиятенең закон чыгару органына алдан хәбәр итеп, РФ субъектлары дәүләт вазыйфаларын биләүче башка затларга, шулай ук муниципаль вазыйфаларны биләүче затларга, РФ субъектының югары вазыйфаи затына хәбәр итеп, коммерциячел булмаган оешмалар белән идарә итүдә түләүсез нигездә катнашу хокукы бирелгән.

Шундый ук хокук  эшкә яллаучы вәкиленең алдан рөхсәте белән дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә карата каралган.

Закон проекты тарафыннан муниципаль хезмәт турында ТР кодексына һәм "ТР да җирле үзидарә турында" һәм "ТР дәүләт вазыйфалары турында" ТР законнарына тиешле үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә.

Комитет Дәүләт Советына закон проектын беренче укылышта карарга киңәш итте.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International