КПРФ фракциясе утырышы видеоконференцэлемтә режимында узды

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе, 15:08

Бүген КПРФ  фракциясе утырышы видеоконференцэлемтә режимында узды, анда депутатлар Дәүләт Советы утырышы көн тәртибенә куелган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, шулай ук Владимир Ленинның тууына 150 ел тулуга багышланган чаралар турында фикер алыштылар.

Комитет утырышы беренче тапкыр махсус режимда элемтәнең мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләрен кулланып узды, һәм анда фракция әгъзалары дистанцион рәвештә катнашты. "Республикада югары әзерлек режимы гамәлдә булуга һәм чикләү чаралары билгеләнүгә карамастан, Дәүләт Советы, аның комитетлары, фракцияләре үз эшләрен дәвам итә", - дип искәртте фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов утырыш башында. Ул ассызыклаганча, Дәүләт Советының 23 апрельгә билгеләнгән утырышының төп мәсьәләсе ТР башкарма хакимияте органнарының 2019 елгы эшчәнлеге турында хисап булып тора. Күп кенә республика һәм федераль закон проектлары каралачак.

Парламентарийларны В.Ленинның тууына 150 ел тулу белән котлап, КПРФ фракциясе җитәкчесе,  юбилей чараларын әзерләү һәм уздыру буенча партиянең оештыру комитетының эшен канәгатьсезлек белән билгеләп үтте.

Фракция утырышында шулай ук, коронавирус таралуны кисәтү максатларында кертелгән чикләү чараларын исәпкә алып, КПРФ фракциясенең эш тәртибе турында мәгълүмат тыңланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International