Дәүләт Советының тугызынчы утырышы ачылды

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе, 10:18

Бүген иртәнге сәгать 10 да алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының тугызынчы утырышы ачылды. Утырыш махсус җиһазландырылган алты залда (Дәүләт Советы һәм Министрлар Кабинеты утырышлары заллары, Мәдәният министрлыгының конференц-залы, Казан шәһәре мэриясенең зур залы, Чаллы шәһәре һәм Әлмәт районы башкарма комитетларының видеоконференцэлемтә заллары) видеоконференцэлемтә режимында уза.

Электрон тавыш бирү системасы барлык залларда да булмаганлыктан, тугызынчы утырышта электрон системадан файдаланмыйча ачык тавыш бирү оештырылачак, бу шулай ук Регламент тарафыннан каралган. Һәр залда хисап комиссиясе эшли. Хисап комиссиясе һәркем үз мәйданчыгында  тавышларны саный һәм бу мәгълүматны хисап комиссиясе җитәкчесе Александр Чубаровка тапшыралар.

 «Республикада югары әзерлек режимы кертелде һәм чикләү чаралары билгеләнде, - дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, - бу шартларда парламент яңа эш тәртибенә күчте. Массакүләм чаралар бетерелде, депутатлар читтән торып эшлиләр. Дистанцион режимда барлык комитетларның утырышлары үткәрелде.  Бүген Дәүләт Советы утырышы Президиум карары нигезендә видеоконференцэлемтә режимында уздырыла. Бу парламент тарихында беренче шундый тәҗрибә. Чикләүләр кертелүгә карамастан, без килеп туган хәлдә республика өчен мөһим булган законнар турында фикер алышырга һәм кабул итәргә тиеш».

Тугызынчы утырышның көн тәртибенә Президум 27 мәсьәлә кертергә тәкъдим иткән иде. Депутатлар  Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының узган елдагы эшчәнлеге турында хисапны (Премьер-министр Алексей Песошин чыгышы) һәм мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү өлкәләрендәге оешмаларның эш сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре турында хисапны (Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева чыгышы) тыңлаячак. Моннан тыш утырышның көн тәртибенә Хисап палатасының узган елдагы эшчәнлеге турында хисап кертелгән.

Дәүләт Советы утырышында республиканың сигез законы проекты каралачак. Шуның алтысы – беренче укылышта. Алар арасыннан – 2020 елга һәм планда каралган 2021, 2022 еллар чорына Татарстан Республикасы Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе территориаль фонды бюджеты турында республика законының 7 статьясына үзгәреш кертү хакында (Фонд запасын медицина оешмаларына гадәттән тыш хәлләрдә яки чир таралу куркынычы килеп чыгу сәбәпле алынмый калган керемнәрен компенсацияләүгә җибәрү мөмкинлеген күздә тота), халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проектлары бар.

Икенче укылышка сәнәгать сәясәте турында республиканың 6 һәм 11 статьяларына һәм җир асты байлыклары турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проектлары әзерләнгән.

Утырышта Дәүләт Советы Регламентына үзгәрешләр каралачак. Регламент «Дәүләт Советының югары әзерлек режимы, гадәттән тыш хәл режимы, чикләү чаралары (карантин), гадәттән тыш яки хәрби хәл чорында эш үзенчәлекләре» бүлеге белән тулыландырыла.

Парламент комитетлары рәисләре Шакир Яһудин, Светлана Захарова һәм Альберт Хәбибуллин көн тәртибенә яңа мәсьәләләр кертү тәкъдиме белән чыктылар.

Нәтиҗәдә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тугызынчы утырышының көн тәртибе 34 мәсьәлә кертеп расланды:

1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентына үзгәрешләр кертү турында.

2. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

3. 2019 елга Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге турында хисап.

4. Коронавирус инфекциясе таралудан килеп чыккан кризис күренешләреннән зыяннарны минимальләштерү буенча Татарстан Республикасында күрелә торган чаралар турында мәгълүмат.

5. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның 2019 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре һәм әлеге оешмаларның эшчәнлеген камилләштерү буенча күрелә торган чаралар турында мәҗбүри гавами хисабы.

6. «Татарстан Республикасында сәнәгать сәясәте турында» Татарстан Республикасы Законының 6 һәм 11 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 59-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).

7. «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 52-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).

8. «Татарстан Республикасының аерым закон актларына аерым категориядәге вазыйфаи затларның коммерциягә карамаган оешмалар белән идарә итүдә катнашу тәртибен камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» 63-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

9. «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында» Татарстан Республикасы Законының 17 статьясына һәм «Муниципаль вазыйфа йә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләүне дәгъвалаучы гражданнар,  муниципаль вазыйфалар  йә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфаларын биләүче затлар тарафыннан керемнәр, чыгымнар, мөлкәт турында һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр хакында белешмәләр тапшыру тәртибе турында» Татарстан Республикасы Законының
2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 70-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

10. «2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законының 7 статьясына үзгәреш кертү хакында»  67-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты  турында             (I укылыш).

11. «Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында»  Татарстан Республикасы Законының 7 статьясындагы 1 өлешенең  14 пунктының үз көчен югалтуын тану хакында» 62-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты  турында (I укылыш).

12. «Татарстан Республикасы Экология кодексының 8 статьясына үзгәреш кертү турында» 64-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

13. «Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында» Татарстан Республикасы Законының 9 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 66-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында                (I укылыш).

14. «Татарстан Республикасы Конституция суды турында» Татарстан Республикасы Законының 12 статьясына үзгәреш кертү хакында»  65-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты  турында (I укылыш).

15. «Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына һәм «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә  органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасының дәүләт вәкаләтләрен бирү хакында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 69-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты  турында (I укылыш).

16. «Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары турында» Татарстан Республикасы законының 9 статьясына үзгәреш кертү хакында» 68-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты  турында (I укылыш).

17. 2019 елда Татарстан Республикасы Хисап палатасы эшчәнлеге турында хисап.

18. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты составына үзгәреш кертү турында.

19. «Россия Федерациясендә физик культура һәм спорт турында» Федераль законга һәм Россия Федерациясенең Граждан процессуаль кодексының 221 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 918105-7 номерлы федераль закон проекты турында (спорт арбитражы мәсьәләләренә бәйле югары казанышлар спортын һәм профессиональ спортны җайга салу өлешендә).

20. «Россия Федерациясендә физик культура һәм спорт турында» Федераль законга «һәвәскәр спорт», «корпоратив спорт», «мәктәп спорт лигасы» төшенчәләрен билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында»    920681-7 номерлы федераль закон проекты турында.

21. «Россия Федерациясендә исәп-хисаплар башкарганда контроль-касса техникасын куллану турында» Федераль законның 2 статьясына үзгәреш кертү хакында» 905542-7 номерлы федераль закон проекты турында (дәүләт архивларының һәм муниципаль архивларның контроль-касса техникасын куллану үзенчәлекләре өлешендә).

22. «Җылылык белән тәэмин итү турында» Федераль законның  4 статьясына үзгәреш кертү хакында» 922560-7 номерлы федераль закон проекты турында (җылылык белән тәэмин итү системаларына тоташтыру өчен кирәкле документларның типлаштырылган рәвешләрен эшләү өлешендә).

23. «Россия Федерациясе Торак кодексының 155 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 911636-7 номерлы федераль закон проекты хакында (торак урын һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү кертү буенча үз вакытында түләнмәгән бурычны кайтаруга коллекторларны җәлеп итүне тыю өлешендә).

24. «Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кертү турында» 909970-7 номерлы федераль закон проекты хакында (кредит оешмасының инженерлык тикшеренүләре, архитектура-төзелеш проектлавы, төзелеш, реконструкцияләү, капиталь төзелеш объектларын капиталь ремонтлау өлкәсендәге үз-үзен җайга салучы оешманың компенсация фондларының махсуслаштырылган банк счетларыннан акча күчерүдән баш тарту хокукын билгеләү турында).

 25. «Россия Федерациясендә сәүдә-сәнәгать палаталары турында» Россия Федерациясе Законының 12 статьясына һәм «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» Федераль законның 15 һәм 151 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 906748-7 номерлы федераль закон проекты турында (сәүдә-сәнәгать палаталарын кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасына кертү өлешендә).

26. «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» Федераль законга һәм «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законның 1 һәм 2 статьяларына кече һәм урта эшкуарлык субъектларының – ярдәм алучыларның бердәм реестрын булдыру максатларында үзгәрешләр кертү турында» 916988-7 номерлы федераль закон проекты хакында (үзмәшгуль гражданнарга ярдәм итү турында).

27 «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.13 һәм 14.14 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында»   909936-7 номерлы федераль закон проекты турында (бөлгенлек вакытында хокуксыз гамәлләр өчен административ җаваплылыкны төгәлләштерү өлешендә).

28. «Полиция турында» Федераль законның 12 һәм 17 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 706820-7 номерлы федераль закон проекты турында (кандидатлар хакында мәгълүмат тапшыру өлешендә).

29. «Россия Федерациясе гражданнарының Россия Федерациясе чикләрендә хәрәкәт итү, бару һәм яшәү урынын сайлау хокукы турында» Россия Федерациясе Законына үзгәрешләр кертү хакында» 899519-7 номерлы федераль закон проекты турында (күчмә (яисә) ярым күчмә тормыш алып баручы гражданнарны муниципаль берәмлекләрдә теркәү мөмкинлеге өлешендә).

30. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына кече һәм урта эшкуарлык субъектлары белән төзелгән  шартнамәләр буенча түләү срокларын бозган өчен җаваплылык билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында» 902432-7 номерлы федераль закон проекты турында.

31. «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 928746-7 номерлы федераль закон проекты турында (дәүләт граждан хезмәтен үстерүгә юнәлдерелгән экспериментлар үткәрү өчен хокукый һәм оештыру ягыннан шартлар булдыруга кагылышлы өлештә).

32. «Россия Федерациясенең аерым закон актларына дәүләт хезмәте мәсьәләләре буенча үзгәрешләр кертү турында» 933403-7 номерлы федераль закон проекты хакында (һәлак булган федераль дәүләт хезмәткәрләре гаиләсе әгъзаларына бер тапкыр бирелә торган акчаларны түләү өлешендә).

33. «Хәрби хезмәт, эчке эшләр органнарында, Дәүләт янгын куркынычсызлыгы хезмәтендә, наркотик чаралар һәм психотроп  матдәләр  әйләнешен контрольдә тоту органнарында, җинаять-башкару системасы учреждениеләрендә һәм органнарында, Россия Федерациясе милли гвардия гаскәрләрендә, Россия Федерациясе мәҗбүри үтәтү органнарында хезмәт узган затларны һәм аларның гаиләләрен пенсия белән тәэмин итү турында» Россия Федерациясе Законының 46 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 933977-7 номерлы федераль закон проекты турында (пенсиясенә өстәмә билгеләнә торган затлар категорияләрен ачыклау хакында).

34. «Россия Федерациясендә мәҗбүри пенсия иминияте турында» Федераль законның 17 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 916208-7 номерлы федераль закон проекты турында (Россия Федерациясе Пенсия фонды бюджеты керемнәре исемлеген киңәйтү турында).

Традиция буенча Дәүләт Советы сайтында һәм радио аша турыдан-туры трансляция алып барыла.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International