Дәүләт хезмәте турындагы законга һәм муниципаль хезмәт турындагы кодекска үзгәрешләр кертелде

2026 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе, 12:52

Бүген Дәүләт Советы утырышында дәүләт граждан хезмәте турында республика законының һәм муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы Кодексының аерым статьяларына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Закон проекты дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүче затларның керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшыру тәртибен үзгәрткән Федераль законны үтәү йөзеннән эшләнгән.

Закон нигезендә дәүләт хезмәте (муниципаль хезмәт) Россия Федерациясенең норматив хокукый актларында билгеләнгән исемлекләргә кертелгән дәүләт хезмәте (муниципаль хезмәт) вазыйфаларын биләүче дәүләт хезмәткәрләре (муниципаль хезмәткәрләр), контракт буенча җирле администрация башлыклары тарафыннан әлеге белешмәләр элеккечә ел саен түгел, ә җир кишәрлеге, башка күчемсез мөлкәт объекты, транспорт чарасы, кыйммәтле кәгазьләр (оешмаларның устав (тупланма) капиталларындагы катнашу өлешләре, пайлар), цифрлы финанс активлары, цифрлы валюта сатып алу буенча белешмәләр тапшыру елыннан алдагы (хисап чорында) календарь ел дәвамында алыш-биреш башкарылган очракта, әгәр мондый алыш-бирешләрнең гомуми суммасы тиешле вазыйфаны биләүче затның, хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларның соңгы өч елдагы гомуми кеременнән артса, тапшырылачак.

Закон нигезендә керемнәр, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләрне дәүләт хезмәте вазыйфаларын биләүгә дәгъва кылучы гражданнар, Россия Федерациясе норматив хокукый актларында билгеләнгән исемлекләргә кертелгән дәүләт хезмәте вазыйфаларын биләүгә дәгъва кылучы дәүләт хезмәткәрләре, Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтендә федераль кадрлар резервына керүне дәгъвалаучы дәүләт хезмәткәрләре һәм гражданнар,  вазыйфаларга башка дәүләт органыннан күчерү тәртибендә билгеләнүче дәүләт хезмәткәрләре, Россия Федерациясе норматив хокукый актларында билгеләнгән исемлекләргә кертелгән муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүгә дәгъва кылучы муниципаль хезмәткәрләр, Россия Федерациясе норматив хокукый актларында билгеләнгән исемлекләргә кертелгән муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүгә дәгъва кылучы гражданнар һәм контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләүгә дәгъва кылучы гражданнар тапшырырга тиеш.

Моннан тыш, закон белән Интернет челтәрендә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләрне бастырып чыгару зарурлыгы юкка чыгарыла.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International